Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
23 ноябрь. Туфрак көч туплый
Безнең “Шуган” совхозы игенчеләре быел да
районда бөртеклеләрдән иң яхшы уңыш җыеп алдылар. Нигездә, моңа органик ашламалар белән туфракны яхшы итеп эшкәртү нәтиҗәсендә ирешелде. Без быел кырларга 23 мең тоннага якын органик ашлама чыгардык, шул исәптән 7 мең тоннадан артыгы соңгы атнада гына чыгарылды. Хуҗалык игенчеләренә бу эштә мелиорация эшләре буенча хуҗалыкара берләшмә хезмәткәрләре, “Сельхозтехника” район берләшмәсенең механикалаштырылган отряды, 13нче күчмә механикалаштырылган колонна механизаторлары ярдәм итә.
Р. Шәгалиев.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев