Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
12 сентябрь. Бәрәңге басуында
Безнең “Авангард” колхозы – районда бәрәңгене иң күп иккән хуҗалык. Быел бу культура 200 гектарда үстерелде. Шушы көннәрдә уңышны җыюга керештек. Тракторчылар П.Софин, Ф.Вәлиев, Т.Фазылов һәм М.Новиков бәрәңге күтәрткеч техниканы беренче булып Крәш. Шуран бригадасы басуына алып чыктылар. Игенчеләргә ярдәмгә Тат. Шуран сигезьеллык мәктәбе укучылары килде. Уртак тырышлык белән 18 гектарның уңышы җыеп алынды. Кичә-бүген Каенсаз һәм Ташъелга бригадалары да бәрәңге ала башладылар. Икенче икмәк төялгән беренче машиналар хәзерләүләр пунктларына юл алды.
Ф.Галимов.
Фото: «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев