Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

22 июль. Савымны арттыралар

Куйбышев исемендәге колхозның Күбәк сөтчелек фермасы коллективы җәйге чорга үз алдына зур бурычлар билгеләде. Аларның иң әһәмиятлесе – һәр сыердан 1500 килограмм сөт савып алу. Биредә һәр сыердан алынган тәүлеклек продукция 11,9 килограмм тәшкил итә. Г.Ганиева җитәкчелегендәге бу коллективның узган чорда яулаган үре дә күркәм – яртыеллыкта һәр сыердан җитештерелгән продукция 1564 килограмм булып, ферма районда өченче урынга чыкты. Июльнең 20 көнендә һәр сыердан 224 килограмм сөт алынды.

Г.Мирзарифова.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев