Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
29 июнь Азык базасы – уртак кайгырту.
“Маяк” колхозы хезмәтчәннәре азык әзер-ләүне уңышлы темплар белән дәвам итәләр. Бүгенге көнгә 200 тонна югары сыйфатлы сенаж әзерләнде. Бу эшне махсус звено башкара. Бигрәк тә үләннәрне чаптыра торган Виктор Родионов нәтиҗәле эшли. Ул көндәлек планны гел арттырып үти. Витаминлы үлән оны әзерләү дә дәвам итә. Бүгенге көнгә бу кыйммәтле азык 54 тонна әзерләнеп саклауга салынды. Шуган урта мәктәбе укучылары һәм “Сельхозтехника” район берләшмәсе хезмәткәрләре ярдәме белән 76 тонна яфраказык әзерләнгән.
Г. Кривошеев, главный бухгалтер.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев