Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
27 июнь Сыйфатлы азыкны күбрәк әзерлик!
КПСС райкомы бюросы, халык депутатларының район Советы башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы работниклары профсоюзының район комитеты июнь аеның бишенче бишкөнлегендә витаминлы үлән оны әзерләүне арттыру буенча район колхозлары һәм совхозлары арасында барган ярышка йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләделәр. Ярышта җиңүче дип 21 июньнән 25 июньгә – 51, ә сезон башыннан 91 тонна витаминлы үлән оны ясаган һәм айлык заданиене 35 процентка үтәгән “Урожай” колхозы табылды. “Урожай” колхозына күчмә Кызыл Байрак тапшырылды.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев