Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

30 май. Уңышлы бара

Безнең колхозның кукуруз үстерүчеләре чәчүне төгәлләделәр. “Кырлар патшасы” быел 400 гектарда чәчелде. 550 гектарлы борчак басуы читләрендә 40 гектарлы азык чөгендере чәчүлекләрен эшкәртү тәмамланды. Бу эшне тәҗрибәле механизатор Николай Глазков яхшы сыйфат белән үтәде. Гайфетдин Фазлыев һәм Хәниф Шәйхуллин үзләрен тырмалау осталары итеп таныттылар. Алар 150 гектарлы бәрәңге басуын, кукуруз плантациясен һәм башка культуралар чәчүлекләрен – барлыгы 1000 гектардан артык үсентеләр тишелеп чыкканга кадәр тырмалауны кыска срокта, әйбәт сыйфат белән башкарып чыктылар.

С.Садриев, “Авангард” колхозының баш агрономы.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев