Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
Комсомоллар каршы тордылар
Бу хәл ай башында булды. Яшьләр, гадәтенчә, мәдәният йортында күңел ача иде. Ләкин аларның күңелле ял итүләре “Янабыз!” дигән борчулы тавыш белән бозылды. Ут Татаровлар ихатасын колачлады. Клубтагы яшьләрнең барысы да янгын урынына ташландылар. Комсомол членнары Мөдәррис Имаев, Людмила Колясова, Илгизәр Әхмәтханов куркусыз булулары белән аерылып тордылар, беренче булып янгынны сүндерергә ашыктылар. Нәтиҗәдә янгын вакытында сүндерелде, күрше ихаталарга зыян килмәде. Без – Михайловка авылы халкы, авылда шундый кыю яшьләр булуы белән горурланабыз.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев