Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
18 апрель. Эш кайный
“Алга” колхозында уҗым культураларын тукландыру уңышлы төстә бара. Бу өлкәдә хуҗалык игенчеләренә авыл хуҗалыгы авиациясе очучылары зур ярдәм күрсәтәләр. Самолетлар ярдәмендә 400 гектар мәйданда көзге бодай һәм арыш чәчелгән басуларга ашлама кертүне иртәгә төгәллибез. Гамәлдән чыгарылган чәчкечләрне дә киң файдаланабыз. 500 гектардагы уҗым культуралары шул чәчкечләр белән тукландырыла. Культуралы көтүлектә дә эш кайный. 119 гектар мәйданда тырмалау үткәрелде, ашлама кертелде. Бүген көтүлекне сугара башлыйбыз.
Г.Кәримов, колхоз председателе.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев