Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
16 февраль, Нәтиҗәлелек, сыйфат
“Урожай” колхозы савымчылары январь аен уңышлы төгәлләделәр. Сөт сатуның беренче квартал халык хуҗалыгы планы 37 процентка үтәлде. Үзләре карый торган сыерлардан 283-292шәр килограмм сөт алып Г. Мирсәетова һәм К. Галиева район маяклары сафына бастылар. Һәр ике ферма коллективы да узган елның шушы чорына караганда нәтиҗәлерәк эшләде. Мәсәлән, Тат. Бүләр нәсел фермасы буенча көнлек савым 500 граммга артык. Бүген колхоз буенча һәр сыердан 6,9 килограмм продукция алына. Бу – былтыргының шушы көнендәгедән 300 граммга артык.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев