Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлана

Беренче адымнары ышанычлы

Яңа елның бер ае үтеп тә китте. Социалистик ярышта, элеккечә үк, Бикмәч мөгезле-эре терлек симертүчеләре алда. Ә. Әшировага бу айда да тиңнәр табылмады. Январь аенда терлекләрнең тәүлеклек үсешен 895 граммга җиткерде. Үткән айда дәүләткә 304 баш терлек тапшырдык. Шунысы куанычлы: аларның 297се югары һәм урта көрлектә кабул ителде. Терлекләрне дәүләткә тапшыру авырлыгы үткән елның шушы чорына караганда 43 килограммга артык булды. Без һәр атнаның бишенче көнен хуҗалыкта терлекче көне дип игълан иттек. Ул көнне терлекчеләрнең атналык эшенә йомгак ясала, җиңүчеләр билгеләнә.

Х. Сәхипов, XXII партсъезд исемендәге колхоз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев