Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлана
7 февраль. Күрсәткечләре күркәм.
Рәмзи Фазлыев җитәкчелегендәге бригада “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы басуларын ашлама белән туендыра. “Сельхозтехника”ның район берләшмәсе каршындагы махсус отряд механизаторларыннан төзелгән 9 кешелек бу коллектив хуҗалыкның кукуруз үстереләчәк плантацияләренә 6 мең тоннадан артык черемә чыгарды инде. Бригада членнары өчен көнлек норманы даими арттырып үтәү хас. Һәр көнне 240 тонна урынына, 280-300 тонна органик ашлама чыгарып, алар алган социалистик йөкләмәләрен уңышлы үтиләр.
Н. Латыйпов, махсус отряд начальнигы.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев