Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
1989 ел. 21 октябрь. Кайгыртучанлык белән
Хуҗалык исәбендәге юл төзү участогы эшчеләрне ел саен махсус киемнәр белән тәэмин итә. Буфет эшли. Ул киеренке хезмәттән соң көндәлек кирәк-яракларны эзләү мәшәкатеннән азат итә. Һәр язны җитәрлек күләмдә чеби, даими рәвештә катнаш азык кайтарып сатабыз. Коллектив членнары ягулык белән тәэмин ителә. Һәр елны ярты хакына гына утын кайтартабыз. Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгыту игътибар үзәгендә. Ел дәвамында дүрт-биш кеше санаторийда һәм курортта ял итеп кайта. Эшчеләребезнең балаларын ел саен пионер лагерьларенда да ял иттерәбез.
М. Миннияров, Юл төзү участогы профсоюз оешмасы рәисе.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев