Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

1989 ел 22 август

Бишьеллык планны үтәдек

Партиянең XXVII съезды карарларын тормышка ашыра барып, “Кызыл Октябрь” колхозы хезмәтчәннәре сөт сатуның уникенче бишьеллык планын вакытыннан күп алда үтәп чыктылар. Узган чорда хәзерләүләр пунктына 62800 центнер урынына 64950 центнер продукция тапшырылды. Әлеге хезмәт җиңүенә Мәлләтамак һәм Нарат Асты товарлыклы-сөтчелек фермалары (мөдирләре М. Димөхәммәтов һәм Р. Хатыйпов) коллективлары үзләреннән зур өлеш кертте. Д. Сафина, М. Хафизова, Т. Гәрәева, Ф. Галиева кебек уңган савымчыларыбыз продукция алуны елдан-ел арттыралар. Дәүләткә продукцияне планнан тыш тапшыру дәвам итә.

И. Талыйпов, колхоз председателе, И. Ялалов, партком секретаре, Р.Бакиева, Мәлләтамак авыл советы башкарма комитеты председателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев