Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел 11 май

Җиңү бәйрәме тантанасы

Илебез елъязмасындагы иң күренекле бәйрәмнәрнең берсе – Җиңү көне кырык дүртенче тапкыр билгеләп үтелде. Бөтен прогрессив кешелек дөньясы белән бергә, районыбыз хезмәт ияләре дә аны олылап уздырды. Бәйрәм алды көннәрендә хезмәт коллективларында, мәктәпләрдә һәм культура учакларында сугыш ветераннары белән очрашулар үтте, аларда фронтовикларның батырлыгы хөрмәтләнде. 6 майда Мөслим культура йортында район үзәк больницасы үзешчәннәре көче белән куелган бәйрәм концерты да җиңү хакына яу кырыннан кайта алмаучылар истәлеген, сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен данлау билгесе иде.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев