Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел, 25 март

Вакытыннан элек

13нче механикалаштырылган күчмә колонна коллективы, сайлау алды удар вахтасында эшләп, югары күрсәткечләргә иреште. Беренче квартал планын вакытыннан элек арттырып үтәдек. 305 мең урынына 308 мең сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылды.

Т.Солтанова, экономист.

Күңелләр күтәренке

Безнең “Правда” колхозы хезмәтчәннәре сайлау көнен күркәм күрсәткечләр белән каршылый. Дәүләткә ит сатуның беренче квартал планы арттырып үтәлде. Сөтчелектә эшләүчеләребез дә сынатмады. Бу уңышларда тәҗрибәле терлекчеләребезнең өлеше зур. Савымчыларыбыз Гүзәлия Мөбәрәкова, Рәмилә Нурлыгаянова, Халисә Нуруллина һәм Марсилә Галиева да тырыш хезмәт куялар.

К. Арсланова,  терлекчелек бухгалтеры.

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде

Фото - "Мөслим-информ"нан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев