Онытырга хакыбыз юк!
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның бу көнендә Бөек Ватан сугышы башланган. Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзгән, балаларны ятим иткән. 81 ел үтсә дә, сугышка бәйле хатирәләр онытылмый.
Бу көнне Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында яу кырында һәлак булганнарны искә алдылар.
– Бу көн безнең Ватаныбыз тарихына кан белән язылган. Мөслим районыннан Бөек Ватан сугышына 8 меңнән артык кеше киткән, шуның 6 меңе әйләнеп кайтмаган. Күзалларга җиңелрәк булсын өчен әйтәм: бүген район үзәгендә 8 мең кеше яши. Бу дәһшәт кабатланса, Мөслим бушап калыр иде. Алла сакласын! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан узган чарада махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең орден-медальләре тапшырылды. Бүләкләрне егетләрнең якыннары алды. Махсус хәрби операциядән мобилизацияләнеп кайткан Марат Мәгалимов “Хәрби казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.
– Бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан. Безнең буынга МХОдә катнашырга туры килде. Тизрәк сугыш бетсен дә егетләр исән-сау әйләнеп кайтсын иде! – ди Марат.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 26 июнь саныннан укыгыз.
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев