Ватан алдындагы бурычын үти
Бүгенге көндә 400дән артык райондашыбыз махсус хәрби операциядә катнаша
Рус Шуган авылы егете Алексей Лобанов та – шуларның берсе. Мөслим районында беренчеләрдән булып контракт төзеп, илне сакларга киткән егет ул.
– Алексей махсус хәрби операциягә 2022нче елның 20 августында китте. Дүртенче елын хезмәт итә һәм бу адымны ясавына һич үкенми ул! “Минем бурычым, вөҗданым кушкан эш бу. Мин башкача булдыра алмас идем”, – ди Алексей. Ватанпәрвәрлек хисе көчле анда, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Алексей Рус Шуган мәктәбендә белем ала, төгәл фәннәргә һәм спортка тартыла. Кулында ут уйнаткан егет, 9 сыйныфны тәмамлагач, әти-әнисенә ярдәм итәм дип авылда кала. Югары белем аласы килсә дә, ул үзенең әти-әнисенең төп терәге, ярдәмчесе булуын яхшы аңлый. Биш балалы ишле гаиләдә үскән егет, ялланып, авылда көтү дә көтә, фермада да эшли.
– Биш балабыз да, Аллаһка шөкер, кечкенәдән кул арасына кереп, һәр эштә ярдәм итеп, без әти-әниләренә итагатьле, бер-берләренә ярдәмчел, миһербанлы булып, терәк булып үсте. Бертуганнар арасындагы дуслык әти-әни өчен аеруча мөһим! Алексей махсус отрядта элемтәче булып хезмәт итте. Кайтыр вакыты җитте дигәндә генә, контракт төзеп, тагын өч елга хезмәт итәргә калды. Шул вакыт эчендә Чечня республикасына да командировкага җибәрделәр үзен, – ди әнисе Надежда Федоровна.
Хәрби хезмәттә имин тормышның кадерен белергә өйрәнәсең, ди Алексей.
– Тормышта үз урынымны таптым, дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, әти-әнием исән-сау, улым, кызым бар! Гомер дигәнең бер урында гына тормый. Мин махсус хәрби операциягә киткәндә, мәктәптә укып калган улым бүген инде Яр Чаллы автомеханика техникумында белем ала. Кызым 5 сыйныфта укый. Улым һәм кызымның белем туплап, яңа үрләр яулаганын үз күзләрем белән күрергә, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын! – ди Алексей.
Алексей Лобанов МХОгә киткәнче “Газпром” җәмгыятендә оператор булып эшли. Акчага кытлык түгел, туган ил алдындагы бурычны үтәү теләге контракт төзергә мәҗбүр итә.
– Улыбызның хәрби кушаматы – Бойко. Кыю, үҗәт, тиктормас булганы өчен бирелгән исем ул аңа! Дусларын беркайчан да авырлыклар алдында ташламас, курку белмәс, ярдәмчел улыбызны Аллаһым алга таба да саклап йөртсен! – ди Алексейның әтисе Владимир Николаевич.
Алексей Лобанов мөмкинлек булганда якыннары белән элемтәгә чыгарга тырыша. Әти-әнисен борчымыйм дип, бәрелешләрдә катнашуы, яралануы турында якыннарына да хәбәр итмәгән. Батырлыклары өчен ул “Жуков медале”, “За боевые отличия”, икенче дәрәҗәдәге “Воинская доблесть” медальләре белән бүләкләнгән.
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның якыннарын район җитәкчелеге кайгырта. Җылыту казаны ватылгач, район башлыгына мөрәҗәгать иткән көнне үк өр-яңа казан куеп киттеләр. Башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткәндә дә гозеребез һавада эленеп калмый. Район башлыгы Альберт Хуҗинга, авыл җирлеге башлыгы Альбина Басоринага, улыбызга ярдәм илтүдә катнашкан һәркемгә, райондашларыбызга зур рәхмәт! – ди Лобановлар.
Алексей кечкенәдән әтисе кул арасына кереп үскән, эретеп ябыштыручы һөнәрен дә, электр эшләрен дә белә, барлык төр техниканы да иярли ала! Кечкенәдән өйрәнгән һөнәрләре аңа бүген дә ярдәм итә.
Фото – А.Лобановның шәхси архвыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев