Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Ватан алдындагы бурычны үтәп

Нәсим Әхмәдишин Шуганка авылында туып үсә, шунда мәктәп тәмамлый. Берникадәр туган ягында хезмәт куйгач, Әлмәт шәһәренә китә.

– Октябрь ае иде. Эштә кайтырга әзерләнә идем. Хәрби комиссариат вәкилләре килде дә: “Сез Нәсим Әхмәдишин буласызмы? Сезгә иртәгә Мәскәүнең Красносельский районы хәрби комиссариатына барырга кирәк. Барлык документларыгызны да алып килегез. Исәпкә алу өчен кирәк”, – дип чакыру калдырдылар, – дип искә ала Нәсим.

Комиссариатка чакырылучылар арасында иптәшләре дә була.. Егетләргә киемнәр бирәләр һәм Мәскәүнең җыелу пунктына озаталар. 

– Без ике ай дәвамында хәрби алымнарны өйрәндек. Командирларыбыз бик яхшы укытучылар һәм яхшы иптәш булды. Хәрби операция барышында өйрәнгәннәрнең барысының да кирәк булуын, төрле ситуацияләрдә югалып калмаска ярдәм итүен аңладык, – ди Нәсим Әхмәдишин.

Махсус хәрби операция зонасында егетләрне яшел зонага урнаштыралар. Биредә алар ике ай яши. Үзләре алып килгән ризыкны саклап кына тоталар, чөнки башка ризык булмый. Бер атнадан соң яңа командир килә.

– Командир саклану чокырлары казырга, кемгә кайда урнашырга кирәклеген аңлатты. Су юклыгы бик авыр тәэсир итте. Соңрак күпмедер вакыттан соң яралыларны ташучы башкорт егете су алып килә башлады. Суны эчү һәм юыну өчен саклап кына тоттык. Юыну өчен полиэтиленнардан бер почмак ясап куйдык, – дип сөйли Нәсим.

Апрельдә райондашыбыз ялга кайтып килә. Ялдан килгәч, аларның төркемен икенче урынга күчерәләр. Штурмчылар төркеме Б. тирәсенә килеп урнаша. Нәсим дә шул төркемдә була.

Фәридә Гайнетдинова

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

Фото – Н. Әхмәдишинның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев