Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең геройлар

Тормыш кадерен аңладым

Илсур Кәрамов – һөнәре буенча төзүче. Махсус хәрби операциягә киткәнче, ул төзелешләрдә хезмәт куя. Хәзер ул, сәламәтлеге аркасында демобилизацияләнеп, өенә кайтты.

– Махсус хәрби операциягә 2023 елның ноябрендә контракт төзеп киттем. Әнием бу карарга каршы килер дип, аңа бу хакта әйтеп тормадым. Китәсе көнне генә хәбәр әйттем. Әнкәй, җаныкаем, елап, догаларын укып озатып калды. Хәрби операциядә ашауга интекмәсәк тә, су табу зур проблема булды. Алгы сызыкта башкача мөмкин дә түгелдер инде, – ди Илсур. 

Хәрби бәрелешләрдә Илсур ике мәртәбә яралана. Кул-аяклары җәрәхәтләнгән егетне Донецк госпиталенә озаталар. Ике ай дәваланганан соң, Илсур Мөслимгә кыска вакытлы ялга кайта.

– Илсур махсус хәрби операциягә киткәннән соң, 2024 елның сентябрь аенда гына күрештек. Бик сагынган идем улымны! Телефон аша бик сирәк аралаштык, элемтә бик начар иде. Ике айга бер шалтыратса да, бу минем өчен зур сөенеч иде. Әни өчен бала, ничә яшьтә булса да, сабый булып кала бит ул. 54 яшьлек улым өчен бүген дә ут йотып яшим менә. Инде берүк алга таба бәхете булсын! – ди Илсурның әнисе Рәйхана апа. 

Икенче мәртәбә яраланганда, Илсурның штурмга кергән вакыты була. Шуннан соң ул Луганск госпиталендә дәвалана.

– Күз алдымда бик күп дуслар үлде. Ул мәхшәрне онытып булмый. Чит җирдә, авырлыкларны бергә узгач, бер-береңә туганнар кебек якын буласың. Бер-береңә ярдәм итәсең, борчыласың, ут йотасың. Кемнең кем икәне шунда ачыклана да инде. Тормыш кадерен, яшәү тәмен дә шунда аңладым. Глюкоза көч биреп торсын дип, кесәдә күбрәк шоколад йөртергә тырыштык. Җае туры килгәндә, су белән шоколад кимердек. Тушенкага караганда, граната йөртү файдалырак дип, корал йөртергә тырыша идек, – ди Илсур Кәрамов.

Шартлаудан соң бөтен җиргә чәчрәп очкан ком-ташлар җыелмасы да шактый зыян китерә, ди райондашыбыз. Химик газлар тәэсирендә күз күреме нык бозылган Илсурның.

– Дошман безнең өскә махсус ясалган “бомбочка”лар ташлый. Киемне салып ыргытырга өлгермәсә, кеше янып үләргә мөмкин. Күз алдында дүрт дустыбыз тереләй янып үлде. Бу мәхшәр төшләргә кереп, бик озак җәфалар әле. Куркып уянган чаклар аз түгел. Шунысы әйбәт: алгы сызыктагы командирлар бик кешелекле булды. Контракт нигезендә килгән егетләрне аеруча үз иттеләр. Илгә тизрәк тынычлык килсен иде. Һәркемгә тизрәк кайтып, әнисен, якыннарын кочагына алырга язсын! – ди Илсур.

Лилия Шәймиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев