Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Татарстанның Мөслим районында яшәүче гаилә «Ел гаиләсе» илкүләм бәйгесендә җиңде

2023 елда «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсы сигезенче тапкыр үткәрелә. Бәйгене РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Авыр тормыш хәлендәге балаларга ярдәм күрсәтү фонды һәм ил субъектларының башкарма хакимият органнары оештыра. Конкурс традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә оештыручылар.

Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында яшәүче Айгөл һәм Айрат Шәйгардановларгаиләсе "Ел гаиләсе" сигезенче Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре арасына керде. Алар "Яшь гаилә" номинациясендә җиңде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурска илнең 86 субъектыннан 384 гариза килгән. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, быел "Ел гаиләсе" төбәк бәйгеләрендә катнашучы гаиләләр саны сизелерлек арткан. Әйтик, быел төбәк конкурсларында 3 444 гаилә катнашкан. Бу 2020 елдагы күрсәткечтән 46,8 процентка артыграк.

Агымдагы ел бәйгесе нәтиҗәләре буенча 85 җиңүче гаилә билгеләнгән. Шуларның 13е - "Күп балалы гаилә", 16сы - "Яшь гаилә", 19ы - "Авыл гаиләсе", 16сы - "Алтын гаилә", 21е - "Гаилә - традицияләрне саклаучы" номинанациясендә. Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында яшәүче Айгөл һәм Айрат Шәйгардановлар гаиләсе иң яхшы "Яшь гаиләләр" арасына кергән.

Бәйгедә җиңгән гаиләләрне бүләкләү тантанасы 16-18 октябрьдә Мәскәүдә узачак.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-moslim-raionynda-yasauce-gaila-el-gailase-ilkulam-baigesenda-inde-5877133

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев