Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Соңгысы булмасын

Район башлыгы МХОдән кайткан Алмаз Минһаҗев белән очрашты.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә районыбыздан 200гә якын егет катнаша. Алар кыска вакытлы ялда туган якка кайтып, әти-әниләре, гаиләләре белән очрашып, азмы-күпме тынычланып, ял итеп китә. Ялга кайткан егетләрнең һәркайсы белән район җитәкчелеге дә очрашырга тырыша.

Район башлыгы Альберт Хуҗин Метрәй авылы егете Алмаз Минһаҗев белән соңгы тапкыр махсус хәрби операция зонасында күрешкән. Район башлыгы Алмазга ялга кайткач очрашырга тәкъдим иткән.

– Алмазны Мөслимдә күрүебезгә без бик шат! Сезнең барыгызны да туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез, – диде район башлыгы.

Альберт Хуҗин Алмаз Минһаҗевка Илхомҗон Ермиевка вәгъдә иткән бүләген дә тапшырды. Салауз-Мухан егете Илхомҗон Ермиев махсус хәрби операциядә медицина взводы командиры булып хезмәт итә. Хәрби операциядә катнашучы егетләрне күрә алмаганда, волонтерлар гадәттә күчтәнәчләрне, посылкаларны Илхомҗонга калдырып китә. Якташыбыз күчтәнәчләрне егетләргә тапшыра. Район башлыгы Илхомҗонга Мөслим логотибы төшерелгән футболкалар һәм калын свитер җибәрергә вәгъдә иткән. Киемнәрне ул Алмазга бирде. Алмаз аларны И.Ермиевка тапшырачак.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев