Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Җиңү безнеке булачак!

Альберт Рамазанов – Нарат Асты авылы егете. 2022нче елның 22 октябрендә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Альберт кыска вакытлы ялга туган авылына кайтты

Махсус хәрби операциягә киткәнче, Альберт авылда төрле эшләрдә эшләгән. Хәрби хезмәтне Мәскәү өлкәсендә эчке гаскәрләрдә үткән. Ул санитар-инструктор булган. Өлешчә мобилизация башлангач, Альбертны хәрби операциягә озаталар. “Кич повестка бирделәр, иртән алып киттеләр”, – дип сөйли Альберт.

Кыска вакытлы ялда да ул сугышчан дусларын сагына. Махсус хәрби операциядәге дуслары, аларның гаиләләре өчен борчыла.

– Ничек кенә авыр булмасын, бүген без илебез иминлеге өчен бер йодрыкка тупланырга тиеш. Кайту белән күңел җилкенә башлый. “Бездән башка анда нишлиләр микән? Минем ярдәм кирәкмиме икән?” – дип борчылам. Егетләр туган йортларын бик сагына. Ярый, мине әнидән башка көтәр кешем юк, ялгыз башым. Хезмәттәшләремнең хатыннары, балалары бар, ике ел эчендә ул сабыйлар үсте. Һәр әтигә балаларын үзләренә үстерергә, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын! Җиңү безнең якта булачак! – ди Альберт Рамазанов.

Махсус хәрби операциядә Альберт яралыларга медицина ярдәме күрсәтә: системалар куя, “укол” ясый. Яралыларны һәм һәлак булган хәрбиләрне яу кырыннан алып чыгу да аның өстендә.

– Яраланганда гына түгел, кайвакыт болай да беренче ярдәм күрсәтергә туры килә. Кемнеңдер эче авырта, аякларына баса алмаучылар була. Иң мөһиме: каушап калмаска кирәк. Медицина ярдәменең вакытында һәм дөрес күрсәтелүе мөһим, – ди Альберт Рамазанов.

Арада иң өлкәне булганга, сугышчан дуслары аңа “Бабай” дигән хәрби кушамат биргән. Ялга Альбертның дүртенче мәртәбә кайтуы икән. Беренче тапкыр ул әтисен җирләргә кайткан: аның йөрәге аерылышуга түзмәгән.

– Киткәндә авыр, кайтканда җиңел. Ана кеше һәрвакыт бала дип яши. Күңелендә ниләр булганын әни кеше үзе генә белә. Балаларыбызны Аллаһ ярдәменнән ташламасын, исән-сау кабат күрешергә язсын! – диде Нурзания Рамазанова.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев