Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Безнең геройлар

Илгә тугрылык – беренче урында

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Батырлар. Татарстан геройлары” идарәче кадрлар әзерләү программасы турында хәрбиләргә мәгълүмат бирүне активлаштырырга чакырды. 2025нче елның 18 февралендә старт алган программада 1300дән артык кеше теркәлгән. Алар арасында Рөстәм Нуретдинов та бар.

Рөстәм Нуретдинов – махсус хәрби операция башлану белән мобилизацияләнгән райондашларыбызның берсе. 2022нче елның 22 сентябре була ул. “Ярты сәгать эчендә алып киттеләр, аңламый да калдым”, – дип искә ала Рөстәм ул көнне.

Казанда уку-өйрәнүләр үткәч, егетләрне махсус хәрби операция зонасына озаталар. Үз дигәненә ирешә торган каратут йөзле, сөйкемле егеткә сугышчан дуслары “Татарин” дигән хәрби кушамат бирәләр. 2024 елның сентябрендә Рөстәмне сәламәтлеге буенча өлешчә генә яраклы дип табалар: штурм вакытында каты яраланган егет аяк-кулларында һәм билендә снаряд кыйпылчыкларын йөртә.

– Махсус хәрби операция башланганчы “Август-Мөслим” агрофирмасында мобиль төркем контролеры булып эшләдем. Басуда ватылып калган техника, ашлама сакладык. Урлашуларга юл куймау – контролерның төп вазыйфасы. Сәламәтлегем буенча өлешчә яраклы булып өйгә кайттым, шулай да өйдә ятасы килми. Эш урынымның саклануы сөендерә. Эшкә урнашканда авырлыклар булмады, җитәкчелеккә рәхмәт, – ди Рөстәм.

Рөстәм – Мөслим егете. Укуда сынатмаган егет Мөслим лицеен тәмамлап, укуын РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Саратов хәрби Кызыл байрак институтында дәвам итә. Укуын тәмамлагач, Рөстәмне юллама белән бер елга Хабаровск өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Лейтенант дәрәҗәсен алгач, райондашыбыз Мөслимгә кайта. Биредә хезмәт юлын район эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып башлый. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең дежур бүлек буенча ярдәмчесе вазыйфасыннан лаеклы ялга китә.

– МХО зонасы – бердәмлекне сыный торган территория. Бүген дә сискәнеп уянган төннәр бар. Ул мәхшәр онытыла алмый. Тынычлыкның гына түгел, ризыкның, суның да кадере арта. Илләр имин булсын! Егетләрнең һәммәсе дә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, – ди Рөстәм.

Рөстәм Нуретдинов Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларда актив катнаша. Ватанны саклаучылар елы кысаларында Мөслим лицеенда оештырылган “Якташларыбыз – Ватаныбыз геройлары” экспозициясен ачу тантанасында да укучылар аны җылы каршы алды. Үзе белем алган мәктәптә егет-кызларга ватанпәрвәрлек, илгә, Ватанга тугрылык турында сөйләде Рөстәм.

Райондашыбыз ТР Хәрби хәрәкәтләр ветераннары координация советының Мөслим районы рәисе урынбасары итеп билгеләнде. 

– Рөстәм Нуретдинов – чын офицер. Геройларча, чын ирләрчә адым ясады: исем-фамилиясе чыгу белән, санаулы вакыт эчендә җыенып, тиешле вакытка Казанга барып җиттек. Ватанын, туган илен саклау бурычын намус белән үтәгән райондашыбыз белән чиксез горурланам. Боерык килгәч, якыннарың белән дә саубуллашмый китү өчен олы йөрәкле булу гына җитми, илгә тугры булу да кирәк! Аның өчен беренче урында гаиләсе түгел, ә туган иле булды. Тормыш иптәше Лариса һәм өч баласы өчен ул – горурлык үрнәге, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.

Фото – Р.Нуретдиновның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев