Якыннарымны сагындым!
Махсус хәрби операциядә катнашучы Анатолий Гузиков шулай ди
Анатолий Гузиков махсус хәрби операциядә контракт нигезендә хезмәт итә. Ул анда 2023нче елның 18 маенда киткән.
– Улым, кызым, киленем, киявем бар. Алар тыныч тормышта яшәсен, балаларны алып китмәсеннәр дип, махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылдым. Киткәнемә үкенмим. Әйе, рәхәт җир түгел, көн саен үлем белән күзгә-күз очрашасың. Без җиңү белән әйләнеп кайтырга тиеш! Без моңа ихластан ышанабыз. Иң мөһиме: безне көтеп торучы кешеләр исән-сау булсыннар! Аларның ышанычы безгә канатлар куя, – ди Анатолий Гузиков.
Анатолий – Рус Шуган авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренә юл тота, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Шәһәрнең “Электросталь” заводында стропальщик булып хезмәт куя. Әлеге һөнәрнең асылына төшенү өчен завод хезмәткәрләрен махсус курсларда укыта.
– Авыл тормышы сагындырды. Туган авылымда озак еллар тракторда эшләдем. Яшьрәк чакта тормыш иптәшем белән күпләп мал-туар тоттык, кош-кортның исәбе булмады. Бүген шул елларга күңелем белән әйләнеп кайтам да: “Рәхәт тә яшәгәнбез, тик тормышның кадерен белмәгәнбез”, – дип уйлыйм. Бүгенге вәзгыятьтә тормышның , ризыкның, суның кадере артты. Туганлык, дуслык мөнәсәбәтләренә яңа төсмер өстәлде. Махсус хәрби операциядә бер-береңне кайгырту, бер-берең өчен борчылу, ярдәм итү күп нәрсәдән өстен. Без хәзер бер-беребез өчен якын туганнарга әверелдек. Кеше кайгысын үзеңнеке итеп кабул итәсең, шатлыгына үзеннән дә ныграк сөенәсең. Менә кайда ул чын дуслык! – ди Анатолий Гузиков.
Анатолийга 6 ноябрьдә 57 яшь тула. Махсус хәрби операциягә китүен ул: “Ир-атлар шулай гына эшли ала. Без булмасак, илне кем саклар?” – дип аңлата.
– Уйланып йөргәндер инде, безгә әйтмәде. Ямьле май аенда озаттык без аны. Матур җәйгә аяк басканда, янымнан җибәрәсем килмәсә дә, Анатолийны уеннан кире кайтарырмын, димә. Балалар да үгетләп карады, “Дүрт оныгыбызны ничек калдырып китәсең?!” – дип, мин дә фикеремне әйттем. Әздән генә талашып китмәдек. Үз сүзеннән кире чигенмәде. Мин аның белән горурланам! Мөмкинлек булганда шалтырата. Александр улыбыз, Светлана кызыбыз белән дә элемтәдә торырга тырыша. Алар да әтиләре өчен бик нык борчылалар. 2024 елда, ике аягы да яраланып, госпитальдә ятып чыкты, шул вакытта кайтып киткән иде. Быел июнь аенда өченче мәртәбә ялга кайту насыйп булды үзенә. Берничә мәртәбә контузия алды. Чираттагы заданиедән берүк исән-сау чыкса ярар иде дип, төннәр буе теләк телим, дога укыйм. Инде берүк, исән-сау күрешергә насыйп булып, гомер көзләренә дә җитәкләшеп керсәк иде! Аллаһ шушы бәхеттән мәхрүм итмәсә иде! – ди Анатолийның тормыш иптәше Лена апа.
Анатолийның хәрби кушаматы – Гусар. Өлкән яшьтә булса да, җитезлеге, яшьләргә хас үҗәтлеге белән аерылып торганга биргәннәр аңа бу исемне. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен “Махсус хәрби операциядә катнашучы” һәм А. Жуков медальләре белән бүләкләнгән.
– Югалтулар күп булды. Авырлыклар көн дә безне сыный. Ашауга килгәндә, безнең янга машина үтеп керә алмый. Без – иң авыр зонада. Ризык ике атнага бер китерелә, су биредә алтынга тиң. Ачлыкка да, сусызлыкка да түзеп була, бары тик балаларыбыз исән булсын! Бу мәхшәр тизрәк бетсен иде! Якын кешеләребезне тизрәк кочарга язсын! – ди Анатолий Гузиков.
Фото – А.Гузиковның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев