Пилотсыз очу аппаратлары операторы Олег алгы сызыкта хезмәт итә
Олег Тарин – Рус Шуган авылы егете. Махсус хәрби операциягә ул 2022нче елның 27 октябрендә мобилизацияләнә
Олег пилотсыз очу аппаратлары операторы сыйфатында алгы сызыкта хезмәт итә. Уку вакытында дроннар белән идарә итү серләрен җиңел үзләштергән егетне пилотсыз очу аппаратлары өлкән операторы итеп билгелиләр.
– Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче авылдашыбыз белән чиксез горурланабыз! Кыска вакытлы ялга кайткан вакытта Олег мәктәп укучылары белән очрашты. Ул укучыларга һәм укытучыларга алгы сызыктагы хезмәт турында сөйләде. Бүгенге көндә МХОда җирлегебездән 29 егет хезмәт итә, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Укытучылар мәктәп елларында Алексейның бик тыныч булуын искә ала, ә хәзер исә алар каршында – туган илен өзелеп яратучы җитлеккән хәрби. Хезмәттәшләре аны позитив булуы, боегырга юл куймавы өчен ярата. Хәрби хезмәтне Олег Ханты-Манси автоном округында узган, анда дүртенче разрядлы электрик һөнәрен үзләштергән.
– Без гаиләдә өч малай үстек. Төпчек буларак, әнидән ярату, наз миңа күбрәк эләккәндер. Тик әниебез безне кечкенәдән хезмәт тәрбиясе биреп үстерде. Безгә әти дә, әни дә булып, кирәк вакытта орышып та ала, кирәк чакта юату сүзләре әйтеп, киңәшләр бирә иде. Менә шундый алтын йөрәкле кеше минем әни! Әни хакына, гаиләм, балаларым хакына мин исән-сау әйләнеп кайтырга тиеш, – ди Олег.
Райондашыбыз тормыш кадерен, һәр көннең кабатланмас булуын тоеп яшим, ди. Чираттагы кыска ялга кайткач, ул Алена исемле кыз белән гаилә кора, бүген аларның ике балалары үсеп килә. Әтиләре белән элемтәгә керүне сабыйлар көтеп ала, аның тавышын ишетүләренә куаналар.
– Олег улым 1992нче елның 13 маенда Чиләбе өлкәсенең Катау-Ивановск районындагы Юрюзань шәһәрендә туды. Гаилә сәбәпләре белән 1994 елда Рус Шуган авылына күчеп кайттык. Рус Шуган безнең өчен кадерле урынга әйләнде, балалар биредә яшәргә көч туплады. Кечкенәдән һәрнәрсә белән кызыксынучан булгангамы, бер минут тик торганы булмады Олегның. Ятсам да, торсам да, гел уемда. Салкын кышны без җылы өйдә үткәрәбез, балакайларыбыз дошман һәм салкын белән көрәшә. Әниләрнең һәркайсының йөрәк түрендә балалары яши. Берәүгә дә бала хәсрәтләре күрергә язмасын! Улымны тизрәк кочагыма алырга иде! – ди Олегның әнисе Анна Александровна.
Олег 2024 елның августында – икенче дәрәҗәдәге “Хәрби батырлык өчен”, шул ук елның декабрендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Фото – А.Басоринаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев