Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Безнең кайгырту һәм ярдәм кирәк!

“Махсус хәрби операциядә кайгырту, ярдәм тою мөһим”, – ди контракт нигезендә хезмәт итүче Шакир.

Шакир Чулпан (геройларның фамилияләре саклык максатында күрсәтелми) белән 2018 елда Мөслимгә эшкә килгәч таныша. Бер-берсен ошатып, алар никах укытып бергә яши башлый. Тик никахларын рәсмиләштерә алмыйлар: тиешле документлар җитми. 

Шакир узган ел контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. Алгы сызыкта хезмәт итә. Берничә ай элек ул, яраланып, госпитальгә эләгә. Ике ай дәваланганнан соң Шакир гаиләсе янына кайтып килде. Шунда гаилә никахларын да рәсмиләштерде. Шул уңайдан яшь гаиләне район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләде.

– Частьта яки госпитальдә булганда сөйләшеп торабыз. Алгы сызыкта булганда, элемтә юк. Һөҗүмгә керәчәкләрен иптәшем алдан хәбәр итә. Исән генә булсыннар! – ди Чулпан.

Шакир госпитальдә дәваланганда, махсус хәрби операциядә катнашучылар янына барган район башлыгы да аның хәлен белергә килә. Рузәл Минһаҗев ярдәм илткән саен егетләр белән күрешә, якыннарыннан күчтәнәчләр тапшыра.

– Анда бөтен төр ярдәм дә мөһим. Махсус хәрби операциядә катнашучы башка егетләргә терәк булып, көч биреп, җилкә куеп торсаң да файда! Янәшәңдә терәк-таяныч булуын, теләктәшлек тою мөһим. Күчтәнәчләр һәм башка кирәк-ярак җибәрүчеләрнең барысына да зур рәхмәт! – ди Шакир.

Бүген ул хәрби операциягә китү өчен махсус комиссия үтә. Аңа да, махсус хәрби операциядә катнашучы башка егетләргә дә җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын телик.

1 июньнән 1 августка кадәр контракт төзүчеләр 1 миллион сумга кадәр түләүләр алырга мөмкин. Шуны истә тотып, чит төбәкләрдән дә Татарстанга килеп контракт төзүчеләр бар. Контракт төзү тәртибе һәм шартлары турында газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев