Бергә кайгырабыз
Булат Вәлиевне якыннары тырыш, кешелекле, ачык күңелле, әнисенә терәк, сеңлесенә таяныч булды, дип искә ала.
Булат Вәлиев 2024 елның ноябрендә контракт нигезендә хезмәткә китеп, махсус хәрби операциядә катнаша. Райондашыбыз Курск өлкәсендә Россия Федерациясе чикләренең территориаль бөтенлеген торгызуда хезмәт итә. Булат үзен батыр, тугры дус итеп күрсәтә. Курск өлкәсенең Суджа шәһәре тирәсен азат иткәндә, батырлык үрнәге күрсәтеп, 9 мартта батырларча һәлак була.
– Без бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә һәлак булган рядовой Булат Вәлиевне соңгы юлга озату өчен матәм митингына җыелдык. Район халкы Булат Вәлиевнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Булат безнең күңелләрдә намуслы һәм Ватанга тугры солдат үрнәге булып сакланыр. Булатның якыннарын юатырдай сүзләр табып булмый. Кадерле кешеңне югалту бик авыр. Без дә сезнең белән бергә кайгырабыз, – диде матәм митингында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
Булат 1979нчы елның 17 маенда Түбән Табын авылында гаиләдә беренче бала булып аваз сала.
– Булат кечкенәдән ярдәмчел һәм гадел булып үсте. 1 сыйныфка ул Яңа Чишмә районында барды. Алты елдан соң без кабаттан Мөслимгә әйләнеп кайттык. 7 класска улыбыз Мөслим лицеена барды. Мәктәп тормышында актив катнашып, биология, математика һәм башка төгәл фәннәр буенча республика олимпиадалары призеры булды. Спортта да сынатмады, районда узган ярышларның үзәгендә кайнады. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан дәүләт университетының биология факультетына укырга керде, – ди әнисе Шәмсенур апа.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 апрель саныннан укыгыз.
Фото – Вәлиевләрнең гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев