Бердәмлек бүген бик кирәк!
Владимир Новиков махсус хәрби операциядә катнаша. Рус Шуган авыл җирлегеннән МХОга озатылган 26нчы егет ул
– Владимир яуга барырга үзе теләк белдерде. Безнең җирлек батыр, куркусыз егетләре белән дан тота. Володя – тырыш, эшсөяр егет. Җирлектә аның 200 гектардан артык мәйданда җир биләмәләре бар. Әлеге биләмәләрдә бөртекле культуралар үстереп сату белән шөгыльләнде, үгезләр дә тоттылар, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Володя – һөнәре буенча агроном. Әлеге белгечлек буенча яшь чактан ук туган авылына хезмәт итә райондашыбыз. Армия хезмәтен ул 1991-1993 елларда Тамбов шәһәрендә, эчке эшләр министрлыгында радиостанция җитәкчесе буларак үткән.
– Бу җаваплы адымны мин җентекләп уйлаганнан соң кабул иттем. Алгы сызыкка бару карары юктан гына барлыкка килмәде. Берең ил язмышы өчен борчылып яуга барганда, икенчең качып яту дөрес әйбер түгел. Сер түгел, бирегә килгән генә чорда авыр иде. Әмма барыбыз бергә булганда, кыенлыклар җиңел кичерелә. Алга таба ниләр буласын берәү дә белми. Алга куелган бурычны намус белән үтәргә кирәк. Бер йодрыкка туплансак кына дошманны җиңеп булачак. Бердәмлек бүген аеруча кирәк! Туган илне саклау – ир-егетләр бурычы. Без бергә булганда гына җиңүне якынайтачакбыз, – диде Владимир.
Фото – В.Новиковның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев