Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциягә баруыма үкенмим

Руслан Кашапов махсус хәрби операциягә райондашыбыз 2024нче елның 29 августында контракт төзеп китә

Руслан, Рус Шуган мәктәбен тәмамлагач, укуын Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә дәвам итә. Ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү – Русланның яшәү принцибы. Ул хезмәт юлын да шушы өлкәдә башлый: биш ел Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Җәлил бистәсендәге бүлеге командиры булып хезмәт куя.

– Эшкә урнашканда, шушы юнәлештә белем алдым, практика вакытында дөрес һөнәр сайлавыма тагын бер мәртәбә инандым. Махсус хәрби операция башлангач, анда китәргә теләсәм дә, шәхси сәбәпләр белән тоткарланырга туры килде. Туган илне саклау – һәр ир-егетнең, үзен туган иленең патриоты дип хис иткән һәркемнең изге бурычы дип саныйм. Дошман Курск ягына һөҗүм башлангач: “Болай булса, Мөслимгә дә килеп җитә бит җирбитләр!” – дип уйладым. Махсус хәрби операциягә баруыма үкенмим. Өченче дәрәҗә инвалид булып кайтсам да, намусым чиста: Ватан алдындагы бурычымны күпмедер дәрәҗәдә үтәдем, дип уйлыйм, – ди Руслан.

Руслан Кашапов армия хезмәтен мотоукчылар гаскәрләрендә узган. Командование аны көчле рухлы, чыдам булганы өчен хөрмәт иткән.

– Руслан – гаиләдә иң өлкән бала. Әтисе Никита белән өч малай, бер кыз үстердек. Әти-әнинең артык баласы юк, диләр. Уеннан кире кайтарырга ничек кенә тырышсак та, Русланның үз сүзе сүз булды. Үз дигәненә ирешмичә туктамый ул. Кыю, тәвәккәл булса да, нечкә күңелле безнең Руслан. Ярдәмчеллеге, башкалар кайгысына, чит-ятлар борчуына битараф булмавы аны шушы адымга этәргәндер, күрәсең. Инде, шөкер, хәзер ул безнең яныбызда. Аягы яраланып кайтса да, бик каты җәрәхәтләнсә дә, үзе исән дип сөенәбез, – ди Русланның әнисе Гөлназ.

Руслан: “Туган якта һава да, кешеләр дә гел икенче: барысы да бик кадерле, бик якын!” –ди.

– Авылдашлар, район җитәкчелеге бик нык ярдәм итә. Теләгем – туган җиргә кирәкле һәм файдалы кеше булып гомер кичерү. Өйдә бот күтәреп, әзергә бәзер булып, нидер көтеп яту минем өчен үлемгә тиң. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлегендә диспетчер булып эшемне дәвам итәсем килә. Бу юнәлеш миңа бик якын. Яшәү – бары мизгел! Авыр вакытта дуслар, якыннар сынала. Бер мизгел сине үлемнән сакларга яки аны якынайтырга мөмкин. Имин тормышта яшәвегез белән Аллаһка рәхмәтле булырга өйрәнегез! Бәхет ул – әти-әнинең, якыннарның янәшәдә булуы. Якыннарымның изге догалары мине саклап йөртүенә тамчы да шигем юк. Әле кайтмый идем, яраланып кына харап булдым. Җиңү таңын түземсезләнеп көтәм! – ди Руслан.

Руслан кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Православие динендәгеләрнең барлык йолаларын, традицияләрен үтәргә тырыша. Май чабуны, Качмануны ел да көтеп ала. Кечкенәдән бәкедә су коенып, тәнен һәм җанын чыныктырып үскән егет ул!

– Руслан – безнең терәгебез, алдагы көнгә ышанычыбыз. Көн дә иртәбез ил-көннәргә тынычлык теләүдән башлана. Теләкләребез кабул булып, илгә иминлек иңсен иде! – ди Никита атакай.

Руслан кебек патриот егетләр җирлегебездә аз түгел. Бүгенге көндә Мөслим районыннан 97 егет контракт нигезендә хезмәт итә.

– Мөслим егетләре куркусыз, чыдам һәм үҗәт булулары белән аерылып тора. Руслан – шуларның берсе. Контракт төзүенә якыннары каршы булса да, ул үзенчә эшләде. Күпчелек егетләр пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели. Россиядә мондый гаскәрләр булу – мөһим һәм перспектив юнәлеш, дип саныйм. Бүген дистәдән артык райондашыбыз пилотсыз очу аппаратлары операторлары булып хезмәт итә. Бу төр гаскәрләрдә хезмәт итәргә те-ләүче ир-егетләрне махсус курсларда укытып, пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү ысулларын өйрәтәләр. Пилотсыз очкычлар белән идарә итү тәҗрибә белән ныгытыла. Пилотсыз очкыч операторларының иминлеге югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Аларның хезмәте алгы сызыктан читтә бара. РФ Оборона министрлыгы белән контракт билгеле бер вакытка төзелә, – дип хәбәр итте резервтагы хәрби комиссия рәисе Илшат Яббаров.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев