Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр!

МИраслылар Биләр Форумында

Сменаның төп миссиясе – шәхесне үстерү һәм иҗат тирәсендә талантлы яшь кешеләрне берләштерү, ә моңа смена азагында күрсәтеләчәк уникаль проект ярдәм итә

Борынгы Идел Болгар буенда урнашкан XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң иҗади һәм креатив сменасы – Иҗат Биләр Форумында (Творчество/Arts)  МИраслылар (җитәкчеләре Харисова Рәисә Расих кызы, Юсупова Гөлназ Моряк кызы) бик теләп катнаштылар, белем алдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Форумның төп сынавын уңышлы үтеп: һәрбер катнашучылар иң элек иҗади видеоязмалары, иҗади характеристикалары, төрле конкурс-фестивальләрдә катнашкан нәтиҗәләре буенча махсус сайлап алу этабын уза, меңләгән балалар арасыннан иң сәләтлеләре сайланып алына.
Быел исә 1200 дән артык гариза арасыннан 500 катнашучы сайлап алынган. Зур саннардан тыш киң географиягә дә игътибар итми мөмкин түгел: смена Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Самара өлкәсе, Ырынбур өлкәсе, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән балаларны җыйды. Россиянең төрле нокталарыннан килгән катнашучылар, гомуми тырышлык белән иҗади проект булдыру өчен, үзләренең остазлары белән командаларга берләште. Сменаның төп миссиясе – шәхесне үстерү һәм иҗат тирәсендә талантлы яшь кешеләрне берләштерү, ә моңа смена азагында күрсәтеләчәк уникаль проект ярдәм итә.
2018 елдан смена лабораторияләр форматында уза, һәркем үзенә шөгыль таба: бию юнәлешен сайлый, көннәрне музыкага багышлый яисә үзен чын театр артисты итеп тоя. Быелгы сменада МИраслылардан бас гитарада уйнаучы егетебез Искәндәр һәм барабанчы кызыбыз Диләрә кастинг аша сайлап алынып, композитор, шагыйрь, аранжировщик Тимур Вәлиев кулы астында, төрле төбәкләрдән, ансамбльләрдән, аерым җырчылардан сайлап алынган, өр-яңа оешкан "И7сез" вокаль-инструменталь ансамблендә, Саба егете Роман иҗат иткән, "Мин хәтерлим" җырына аранжировка ясап, 5 көн буена барган әлеге иҗади лабораториядә җыр өстендә эшләп, 6 июль көнне тантаналы ябылу чарасында, зур сәхнәдә башкарып, алкышларга күмелделәр. Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләрнең әйдәп баручы экспертлары һәркемнең потенциалын ачып катнашучыларга максатка ирешү юлларын күрсәтте. Уникаль лекцияләр, остаханәләр, иҗади очрашулар һәм тренинглар Сәләт дөньясына кереп китү, яңа танышлар табу, ә иң мөһиме – үз-үзеңне табу өчен күпер салды.

Катнашучылар өчен остаханә һәм иҗади очрашуларны биюче Аида Шәйхетдинова, актриса Екатерина Лисоченко, бию рәссамы Татьяна Щербань, композиторлар Миләүшә Хәйруллина һәм Тимур Вәлиев, педагог Ландыш Фәттахова, актерлар Артур Шәйдуллин, Булат Гатауллин һәм Илнур Гарифуллин, режиссерлар Камил Гатауллин, Айдар Җаббаров, клоун Руслан Риманас һәм башкалар үткәрде.

Укырга һәм үсәргә беркайчан да соң түгел! Сәләт талантлы балаларны гына түгел, өлкәнрәк иҗат фанатларын да җәлеп итә. Форумда коллектив җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» проекты эшләп килә. Программа кысаларында уңышка ирешү, алдагы буыннарга традицияләрне саклау һәм тапшыру, тавыш көйләү һәм башка темаларга багышланган остаханәләр һәм лабораторияләр үтте. МИраслыларның җитәкчеләре Гөлназ Йосыпова, Татарстанның җыр һәм бию буенча иң талантлы остазлары Ландыш Фәттахова, Ольга Горюнова, Венера Галимова остаханәсендә шөгыльләнеп, вокаль ансамбльда чыгыш ясады.

«Остаз» проекты спикерлары һәм экспертлары арасында Татарстанның һәм Россиянең алдынгы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре – Екатерина Гурьева, Алмаз Сәмигуллин, Руслан Закиров, Гөлшат Нугайбекова, Айсылу Әхмәтшина, Нурбәк Батулла, Динә Сафина, Ландыш Фәттахова, Ольга Горюнова һәм Венера Галимова булды.
Иҗат Биләр Форум – ул миллионлаган мөмкинлекләр, уникаль остаханәләр, үз-үзеңне үстерү, җылы кичләр, балаларның көлүләре, экспертлардан киңәшләр, яңа танышулар, дөньяга карашны киңәйтү, ә иң мөһиме - онытылмаслык хис-кичерешләр.
Әлеге сменадан (1 июльдән алып 7 июльгә хәтлек) МИраслылар - зурлар төркеме һәм аларның җитәкчеләре зур багаж белем, иҗат дәрте, һәм әлбәттә яңа танышлар, дусларга баеп кайттылар.

Фото – Мөслим сәнгать мәктәбе архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев