Җырла әле, җырла, Наилә!
«Гаилә» милли проектының актив озын гомер программасын тормышка ашыруда авыл җирлегендә эшләп килүче иҗат коллективларының өлеше зур
Өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын яхшырту һәм алар өчен үсеш мохите тудыру — «Гаилә» милли проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүген илебез буенча 13,5 миллионнан артык кеше «Актив озын гомер» программасы ярдәмендә спорт, иҗат һәм белем алу өлкәсендә үзенең чиксез мөмкинлекләрен ача. Яңа Усы авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Усыкай буйлары» фольклор ансамбле әлеге проектны тормышка ашыруда үз өлешен кертә. Бүгенге язмабыз аны оештырып җибәргән Наилә Демидова турында.
Моңлы, халыкчан җырлары белән күпләрнең күңеленә үтеп кергән Наилә Демидова матур, соклангыч тормыш юлы үткән.
Бәкәбез авылы кызы, Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында фермада савымчы булып эшли башлый. Тырыш хезмәте белән тиз арада комсомол яшьләр арасындагы ярышта районда беренче урынны яулый һәм Болгариягә юллама белән бүләкләнә. 1976 елда Наилә Яңа Усы мәдәният йортында эшли башлый. Нинди генә бәйрәмнәр, кичәләр оештырмый ул биредә?! Иң мөһиме: яшьләр, өлкәннәр, балалар – һәркем белән дә матур итеп аралаша белә.
1985 елда ул, “Усыкай буйлары” фольклор ансамбле оештырып, районыбыз авылларында чыгыш ясап, халыкның ихтирамын казана. Татарстанның күп районнарында чыгыш ясый ансамбль. Башкортостанның Бакалы
районында керәшеннәр фестивалендә чыгыш ясап, җиңү яулыйлар. 1987 елда II Бөтенроссия фестивалендә катнашып, “Усыкай буйлары” фольклор ансамбле “халык ансамбле” исеменә лаек була. Бу эшләрнең барысына да Наиләнең хезмәте кергән.
1987 елдан Наилә Демидова китапханәдә эшли башлый. Читтән торып укып, диплом ала. Наилә китапханәне мәдәни учакка әйләндерә. Наилә үткәргән әдәби кичәләрне, кызыклы очрашуларны бүген дә сагынып искә алалар. Китапханәчеләрнең район күләмендә үткәрелүче семинар-укулары да берничә мәртәбә Яңа Усы китапханәсендә узды, Наиләнең эш тәҗрибәсе өйрәнелде. Татарстан милли китапханәсе Наиләнең “Ага чишмә челтер-челтер” исемле кичә үткәрү өчен төзелгән ярдәмлеген бастырып чыгарды.
Тормыш бик катлаулы. Наилә өч егет тәрбияләп үстергән. Төпчек улы Олегның Чечнядагы сугыштан яраланып кайтуы, аннан махсус хәрби операциядә ике тапкыр яралануы күпме борчулар китергәнен, шул сәбәпле күпме йокысыз төннәр үткәрүен Наилә үзе генә белә. Шулай да ул бүген дә – сәхнәдә. Җырлары белән дә, эш-гамәлләре белән дә барыбызны сокландырып яши ул.
Наилә – гаҗәеп актив кеше. 17 ел “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубына йөри. Республика күләмендә үткәрелгән “Балкыш” фестивалендә Наилә Демидова лауреат исеменә лаек булды. Өлкәннәр арасында узган йөзү ярышында җиңү яулады. Шашка-шахмат ярышларында да катнаша.
Наиләнең кулыннан килмәгән эш юктыр. Мал-туар, кош-кортлар асрый. Җегерли, бәйли, тегә, чигә. Кыскасы, тормыштан ямь табып, якыннарына шатлык өләшеп яши ул. Иң зур бәхете – оныклары. Наилә – 7 оныкның әбисе. Сәхнәдә оныгы Алинә Демидова бии-бии җырлый башласа, куанычтан әбисенең күзләре яшьләнә.
Әкрен генә музыка агыла. Кечкенә генә буйлы чибәр ханым сәхнәдә өздереп мәшһүр җырчыбыз Зифа апа Басыйрова җырларын суза. Җырла әле, җырла, Наилә!
Роза Низамова, Татарстанның атказанган укытучысы.
Фото – Н. Демидованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев