Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Хатын-кыз күңеле – ярсу елга...

Нечкә күңелле гүзәл затлар бернәрсәгә дә битараф түгел. Аларның шигырьләрендә сөю-назлар белән бергә туган якка мәхәббәт, үткәннәрне сагыну да, бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләр дә, бүгенге вәзгыятькә мөнәсәбәт тә чагылыш таба

Яратмаган сөю хәлен белми,

Югалтмаган белми барлыкны.

Ярасыннан сыкрап кан тамса да,

Киң күңелләр белми тарлыкны.

Әрнетермен, кимсетермен диеп,

Кагылма син кеше җанына.

Һәр чараның үз бәясе була,

Кире кайтыр бар да яныңа.

Кимсеткәннең яклаучысы була,

Яраны да бәйли остасы.

Әрнегәнне күреп ачыладыр

Изгеләрнең йомшак кочагы.

Кеше башларына басып кына

Кадер-хөрмәт булмый шул җыеп.

Үз дигәнен ятка биргән инде

Кире кайтмас, керсез җан кыеп.

***

Хәтер дигән куе урманыма

Кергәнем юк иде күптәннән.

Исән икәнсез бит барыгыз да!

Кичерегез мине, үткәннәр...

Өмет белән баккан күзләремне

Искә алып шунда берегез,

Төшләремдә генә булса да бер

Сез кунакка миңа килегез!

Урап кайтыр идек гомер юлын

Уйлар белән генә булса да.

Арып кайтып егылыр идек әле

Әти-әни салган тупсага...

Калыр идек шунда мәңгелеккә.

Шуннан килеп шунда киткәннәр...

Хәтер монда... Ә иртәгә без дә

Кемнәргәдер булып үткәннәр...

Булсын. Сагынып сөйләр өчен

Хатирәләр булсын үткәннәр.

Баш күтәреп горур каршыласын

Безне сагынып безне көткәннәр...

Әйтмәгез дә

Үксез җаннар түгел,

Әрнүләр ул зәңгәр күкләрдә.

Нигә соң, дип күккә карыйбыз ла,

Януларны йолып күпләрдән.

Яшьле күзләр берчак ачыла да

Текәләләр чиксез киңлеккә.

Бер азагы булыр әле, дигән

Юатуны табып күңелдә.

Син дә күккә багасыңдыр әле,

Әрнетүче җанны изалап.

Кайта бит ул,

Кире кайта рәнҗеш.

Янарсың бит син дә берзаман!..

Янарсың шул...

Авыр булыр инде

Күкне ярып кире кайтканы!

Я, Ходаем, җиде буынымны

Әрнүләрдән, зинһар, саклачы!!!

Миләүшә Гәрәева. Иске Карамалы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев