Хатын-кыз күңеле – ярсу елга...
Нечкә күңелле гүзәл затлар бернәрсәгә дә битараф түгел. Аларның шигырьләрендә сөю-назлар белән бергә туган якка мәхәббәт, үткәннәрне сагыну да, бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләр дә, бүгенге вәзгыятькә мөнәсәбәт тә чагылыш таба
Карамалым – яшел бишек
Карамалым – туган авылым минем,
Ераклардан балкый нурларың.
Кала-төбәкләрдә дан казана
Синең җиткән кызлар, улларың.
Киткән чакта моңсуланып кала
Авыл башындагы имәнем.
Читкә киткәч кенә аңлыйсың ул
Һәр агачның газиз икәнен!
Карамалым – яшел бишек,
Чиксез синең урман-кырларың.
Шифа бирә челтер чишмәләрең,
Бер ямь бирә моңлы җырларың.
Авылымның бөтен матурлыгы
Сакланадыр күңел кесәмдә.
Онытмамын сине, еллар үтеп,
Үзем еракларга китсәм дә.
Авыл балалары
Без барыбыз – авыл балалары:
Эшчән, тырыш, нечкә күңелле,
Киң урамда йөгереп, уйнап үскән,
Нык йөрәкле бар да, түземле.
Авыл урамнары саклый әле һаман
Һәр кешенең иң саф хисләрен.
Яшьлек елларының капка төбен,
Мәхәббәтле, айлы кичләрен.
Саклый авыл син сагына торган
Үзәк өзгеч кошлар сайравын,
Салам тулы капчыкларда шуган
Кар өелгән биек тауларын.
Авыл урамнары һич онытмый
Син таптаган мәктәп юлларын,
Көтү көтеп, печән җыеп үскән
Синең балачагың елларын.
Авыл яши, сагынып яши бирә
Читкә киткән улын, кызларын.
Ешрак кайтыйк, дуслар, авылларга
Тындырмыйча юллар тузанын.
Эльвира Сабирова-Якупова. Актаныш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев