Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Үзебезнең Рәфидә

“Роддом”нан чыгу белән рәхмәт язам дип үз-үземә вәгъдә биргән идем

“Менә язам”, “бүген язам” дип йөри торгач, тормыш мәшәкатьләренә, шатлык-хәсрәтләренә күмелеп, 24 ел вакыт узып та киткән. Соңгы арадагы вакыйгалар вәгъдәләремне үтәргә, эшләнми калган эшләремне башкарырга, әйтәсе сүзләремне әйтергә этәрде. Иң мөһиме – соңга калмаска!..

Беренче тапкыр аның исемен 10 класста укыганда ишеттем. Безгә сөенечле хәбәр биргән ханым турында: “Кара, нинди матур исем? Ниндирәк апа микән ул?” – дип уйлаганым әле дә истә. Түземсезләнеп көткәндә, апамның: “Үзебезнең Рәфидә алды. Тупырдап торган кызыгыз бар, дип сөендерде”, – диюе бүгенгедәй колакта яңгырый. Соңрак исеме кебек үк матур ханымны тәрәзәдән булса да күрергә дә насыйп булды.

Ул көннәрдән соң бик күп сулар акты, күп еллар үтте. Һәм менә мин беренче тапкыр бәби тудыру йортының ишеге төбендә басып торам. “Кемне озатасы микән дип торам, үзебезнекеләр икән әле. Синең дә чират җиттемени инде безгә килергә?” – дип, елмаеп каршы алды мине Рәфидә апа. Ике сәгатьтән соң ул, Мөслим – Сарман юлы буе апама чытырдап ябышкан кулымны, курку тулы күзләремне күреп, борчуларымны оста итеп таратып, тынычландырып, хәтта көлдереп, мине Сарман шәфкать туташларына тапшырып кайтып китте. Бер атна үтүгә, Рәфидә апа белән кабат шул ук ишек төбендә очраштык. “Мин сине бәбәйләргә калдырган идем бит. Мине сагынып, кайтып та җиткәнсең”, – дип, шаяртып, мине бала тудыру йортына алып кереп китте.

Сүзнең озак еллар Мөслим үзәк хастаханәсенең бәби тудыру булегендә шәфкать туташы булып эшләгән Рәфидә Усманова турында баруын күпләр аңлагандыр.

Бик катлаулы пациент булып чыктым мин. Шуңа карамастан, бәбигә чирләгәндә дә, төн уртасында мине операция бүлмәсенә алып төшкәндә дә, әзерлек вакытында да, операция барышында да, аннан соң да Рәфидә апаның үз туганы кебек кайгыртуы, җылы сүзе, һәрвакыт янымда булуы, өстәвенә, наркоздан айныгач, төн йокламый иртәнгә кадәр мине саклап утыруы таң калдырды. Төнне йокламыйча үткәрүенә карамастан, йөзеннән елмаюы китмәде. “Котлыйм! Үзең кебек чем-кара күзле, озын кара чәчле кара малаең бар”, – дип сөенеч алуы әле дә хәтеремдә… Ун көн буе Рәфидә апаның сменага килгән уңайга: “Эш башланганчы, күрше кызын күреп чыгыйм әле”, – дип, елмаеп палатага керүләре, смена беткәч: “Мин килгәнче ямансулама”, – дип, кайтып киткәнче хәл белеп чыгулары матур хатирә булып күңелдә калган. Шул көннәрдән башлап, Рәфидә апа туганым кебек якын миңа. Кайда гына, кайчан гына очраса да, һәрвакыт елмаеп исәнләшә, хәлләрне, туганнарның, әнинең хәлен сорамый калмый. Мин Рәфидә апаның чиксез сабырлыгына, түземлелегенә, ихласлыгына, ягымлылыгына сокланам. Авыруга терелү өчен җылы сүз, җылы караш җитә. Миңа, беренче тапкыр операция өстәленә эләгеп, исән-имин уянган кеше өчен, Рәфидә апа чын мәгънәсендә алиһә булып тоелды һәм шул тойгы белән мин унбиш ел яшим. Күп еллар үтсә дә, ул көннәр, ул кичерешләр һаман истә.

Рәфидә апа! Озак еллар үтсә дә, Сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сезгә чын күңелдән барысы өчен дә рәхмәт! Җиңел булмаган эшегездә зур уңышлар, бәхет-шатлыклардан гына торган тигез канатлы озын гомер телим.

Ландыш Лотфуллина. Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев