Советлар Союзы Герое
Сугыш башланган елны ук Илдар Маннановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә
АЛТЫН ЙОЛДЫЗЛЫ ЕГЕТ
Илдар Маннанов батырлыгы турында күп яздылар, күп сөйләделәр. Укыганнарым, ишеткән-белгәннәрем куркыныч кинокадрлар кебек күз алдымнан уза.
...1940 ел. Октябрь. Бакчалары алтын сары төсләргә чумып утырган кечкенә Бүләк авылы. Комбайнчы егет Илдарны армиягә озаталар. Күпереп торган дулкын кара чәчле, шаян табигатьле бу егетне алда ниләр көтә? Ерак Чита. Артиллерия буенча орудие командиры булырга укып йөргән көннәрендә хәвефле хәбәр – сугыш!.. Вагоннарга төялеп, фронтка китү. Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре. Фашистлар камалышта калган Ленинградка илтүче соңгы юлны да япмакчылар. Совет командованиесе Тихвинны тиз арада дошманнан чистартырга боерык бирә. Бомбалар шартлый, пулялар яңгыр кебек ява, өстә “юнкерс”лар оча, җирне дер селкетеп танклар килә... Бу көн турында Габдрахман Әпсәләмов болай яза: “Менә 1941 елның 16 декабре җитә. Илдар Маннанов өчен гомергә онытылмаслык, балаларының балалары горурланып сөйләрлек көн бу...” (Балалары Илсөяр белән Илгизәр, оныклары Сәйяр, Диләрә, Ринат, Рамил турында уйлап куям. – Э. З.)
Орудие янында – Илдар. Аның снарядлары бетә. Ә снаряд ташучылардан беркем дә исән калмаган! Туп коручы Илдар басу уртасында пушкасы белән берүзе кала. Берүзе – әллә никадәр дошман танкына һәм солдатына каршы. Үзе снаряд ташый, үзе кора, үзе ата. Күңелгә шом салып танклар каршыга шуыша, алар артыннан пехота килә. Инде командир да, наводчик та һәлак булган. Һавада бомбардировщиклар үкерә. Тагын шартлау... Ярчык кисәге Илдарның муенын яндырып үтә. Аркасы буйлап кан ага башлый. Ул да булмый, урман эченнән бер рота немец автоматчылары килеп чыга. “Рус, сдавайся!” – дип кычкырып, ата-ата каршыга йөгерәләр. Берьялгызың шул хәлдә калып кара! 20 яшьлек егет. Авыл баласы. Курыкканмы ул? Ниләр уйлаган? Шушы вакыйганы кат-кат күз алдына китерергә тырышам... Яраланган Илдар, орудиене тиз-тиз көйләп, фашистларга яңадан ут ача. Уннарча фашист җиргә ава. Көне буена сузылган үлем бәрелеше караңгы төшүгә туктап тора, кыр тынып кала. Яраланган Илдар, сугышчан дусларын югалтудан үксеп елыйелый, иртәгәге бәрелеш өчен төне буе снаряд ташый. Авиабомба ярылып, янә бер ярчык аягын яралый. Итек чолгавын ертып алып, яраны бәйләрлек тәвәккәллекне каян тапкандыр да, туп янына басып, тагын ничек ата алгандыр?! Шрапнельләр беткәч – ярчык чәчә торган снарядлар белән, алар да беткәч – броня яндыра торганнары белән...
Көн белән төн алмаша, тагын таң ата... Бөтен расчет өчен берүзе йөздән артык снаряд җибәрә Илдар, сигез танкны яндыра... Кинәт һавада – дошман бомбардировщигы. Бер-бер артлы бомбалар төшеп ярыла. Егет каты яраланып аңын җуя. Ул инде безнең гаскәрнең контрһөҗүмгә күчүен дә, еракта яңгыраган “ура” тавышларын да ишетми... Сугыш беткәч санап карасалар, орудиесеннән 108 снаряд җибәргән Маннанов! Гадәттә, көне буена 30 снаряд кына җибәрү дә расчет өчен күп санала. Ә бу тигезсез сугышны стерео-трубадан һәм бинокльдән күреп торган генерал Кирилл Мерецков: “Бу бит башка сыймаслык батырлык!” – дип, татар егетенә таң кала һәм шул ук көнне аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә. Ә шул бәрелештән соң “1 Май” совхозы кырлары “Маннанов кыры” дип йөртелә башлый. Ул аткан орудие постаментта батырлык һәйкәле булып калка.
ТИК ИСӘН БУЛСЫН ДИП ВАТАНЫМ!
Илдар абый белән соңгы тапкыр Чаллыда, аның фатирында күрештек без. Җиңү бәйрәменең 60 еллыгына санаулы гына көннәр калган иде. Һаман элеккечә: җор телле, кунакчыл. Олы бәйрәмгә дип “Алтын Йолдыз” тагылган костюмын әзерләп куйган. Өстәлдә – котлаулар, открыткалар. Тихвин шәһәреннән килгән телеграмма, Мөслимнән якташлары җибәргән чакыру кәгазе күземә чалынып ала. “Шулкадәр хөрмәт итәләр, рәхмәт инде, – ди ул сөенеп. – Мәктәпләргә очрашуларга да чакыралар. Батырлык дәресләре үткәрәм!”
– Илдар абый, үзеңә Советлар Союзы Герое исеме бирелү хәбәрен беренче тапкыр каян белдең? Син бит яраланып аңыңны җуйгансың... – дип сорыйм.
– Госпитальдә, – ди ул. – Ятабыз шулай. Арабызда бер политрук та бар. Ул көн саен фронттагы хәлләр белән таныштыра. Укыган газетасын бер читкә куеп: “Хәзер орден-медальләр белән дә бүләкли башлаганнар. Инде геройлар да бар икән, – ди. – Беренче тапкыр ике кешегә герой исеме биргәннәр! Берсе – летчик, икенчесе – артиллерист. Ул берүзе сугышкан!..”
– Бу бит – мин, – дип әйттеңме соң, Илдар абый?
Ул тыйнак кына елмаеп куя.
– Юк инде... Тыңлап кына яттым. Мин бит авыл малае. Орден, медальләр күргән кешеме?! Газетада исемемне күргәч тә әле ышанмый тордым. Кат-кат укыдым... Волхов фронты командующие Мерецков Советлар Союзы Герое таныклыгын, Ленин орденын һәм “Алтын Йолдыз” медален үз куллары белән тапшырды миңа.
– Бу хакта бөтен дөнья шаулаганда, герой булуыңны әниең Факиһә апа ничек кабул итте икән?
– Әнкәй төш күргән булган. Кайткач сөйләде. Суга төшеп киттең дә... Хараплар булды бала, дип, хәсрәт йотарга да өлгермәдем – якты ут булып балкып югарыга күтәрелдең, ди...
Шулкадәр дә сизгер аналар йөрәге! Төшенә дә рас кергән бит: улы Илдар, ут булып балкып, биеккә күтәрелгән: Татарстан уллары арасында беренчеләрдән булып югары бүләккә лаек булган, исемен, халкыбызны данга күмгән!
***
...Илдар абый белән телефоннан сөйләшкәләп торсак та, соңгы күрешүебез булган икән. 2010 елның маенда Җиңү көне белән шалтыратып кына котлый алдым, ә бер атнадан инде ул арабыздан китеп барды...
Чаллы урамнарыннан мин Илдар абыйны эзләп, сагынып, горурланып атларга яратам. Күңелгә бер җыр сүзләре килә:
Сез кайсы халыктан, дисәләр,
Батырлар исемен атадым…
Ул да шул батырлар арасында! Әнә Илдар абыйлар яшәгән йорт... Хәзер аның исемен йөртүче урам да бар. Яңа шәһәрдә хәрби комиссариат урнашкан йорт фасадын Илдар Маннановның зур фотопортреты бизи. Ул, елмаеп, Сөембикә проспектына карап тора сыман... Җиңү паркындагы Геройлар аллеясында аның бюсты каршылый. Чулман проспектындагы 82нче кадет мәктәбе Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемен йөртә... Әйе, яраталар Чаллыда Илдар абыйны! Ул гомеренең соңгы көненәчә халкыбыз, милләт язмышы дип янып йөргән, иҗтимагый оешмаларда кайнап яшәгән милләтпәрвәр дә иде бит.
Күптән түгел Мөслим районының Бүләк авылында да каһарман якташларына бюст ачканнар. Герой абыйлары исән чакта, Үрәзмәт мәктәбе укучылары аның янына кунакка бара торган булган. “Яхшы күңелле, ярдәмчел, бик ачык иде Илдар абый”, – дип сөйлиләр. Бюст ачу тантанасында катнашучылар аны Ватаныбызның чын патриоты, Җиңү көнен якынайткан кадерле кешебез, дип искә ала. Нәкъ җырдагыча:
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.
Советлар Союзы Герое, Тихвин, Чаллы шәһәрләренең, Мөслим районының почетлы гражданины Илдар Маннанов турындагы хатирәләр миндә менә шулай саклана…
Эльмира Закирова. "Сөембикә" журналыннан алынды.
Фото – Эльмира Закированың гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев