Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Симәк авылы халкы җәйне озату бәйрәмен үткәрде

Симәк авылының “Сәхәр” чишмәсе яныннан баян моңы агыла, җыр яңгырый: Җилләр булып очып килим Туган-үскән ягыма. Мин генә түгел, алар да Мине өзелеп сагына

Җырга кушылып җил дә тизрәк исә кебек, авылдашларны чишмә буена чакырып, урамнарны урый, үз артыннан әйди. Инеш аша салынган басма янында кунакларны көянтә-чиләкле кызлар каршы ала. Чишмә янындагы мул табыннар корылган, табада коймак пешә, самоварда чәй кайный. Бер читтә казан асылган, кыздырылган ит, балык исе борынны кытыклый.

Очрашуның, бәйрәмнең максаты – ямьле җәйне озату, җәй дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору, максатлар кую.

Ачык йөзле, дәрт-дәрманлы кешеләр яшәгән авылларда эш тә, бәйрәм дә күмәк башкарыла. Барлык авылдашларын җыеп, ике ел рәттән “Авыл көне” уздырды симәклеләр. Инде кеше сукмагы өзелеп бетә язган “Сәхәр” чишмәсен дә бергәләп торгыздылар. Чишмә юллары тигез, тирә-юненә чәчәкләр утыртылган, ышанычлы баскыч-басмалар эшләнгән, ял итәргә өстәл-урындыклар әзерләнгән.

Һәр эшнең әйдәп баручысы, оештыручысы була. Бу яклап авыл халкы бик бәхетле! Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Акмалова һәм Әлфия Әхмәтова – авылдашларына зур терәк. Симәктә туып-үскән, “авылым” дип җан атып яшәүче егет-кызлар булганда, күмәк эшләр җиңел башкарыла кебек. Авылда яшәп, башка егет-кызларны бергә туплап, һәр эшне башлап йөрүче, “Сәхәр” чишмәсенә кабаттан җан өрүче Фоат Касыймовның тырышлыгын бәяләп бетергесез! “Көнгә бер тапкыр чишмә яныннан урамасам, йоклый алмыйм”, – дип елмая ул. Янында – Вәсиләсе, авылның уңган-булган, киң күңелле, кунакчыл Гөлназ, Гөлнара, Резеда, Гүзәлия, Гөлшат кебек кызлары булганда, һәр эштә ярдәм итүче, Асыл буасы балыкларын тәмле итеп әзерләп, кунаклар сыйлаучы Фәнисе, таянырдай Ирекләре барда, гөрләп яши әле авыл! Нәзилә Бәдертдинова, аның гаиләсе, Альберт Насыров булуына куанып яши.

Ә бәйрәм дәвам итә. Җырлар яңгырый, аларга дәртле биюләр кушыла. Татар халкының җырлы-биюле уеннары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрә. Уен-көлке белән вакыт узганы да сизелми. Җыр туктагач, авылдашлар табын янына утырыша. Әкрен генә ишетелүче көй астында шигырьләр яңгырый. Рәмзия Акмалова бәгырьләргә үтеп керерлек итеп укый аларны. Чишмә, туган авыл турындагы шигырьләрнең берсе дә таныш түгел, дисәм, алар – Симәк авылы кызларыныкы икән!

“Авыл – милләтнең саклык банкы ул! Без авылларыбызны, табигатьне, чишмә-күлләрне сакларга, кешеләрен хөрмәтләргә тиеш. Җир йөзендә бер тамчы суга зарыккан ком чүлләре, далалар бар. Шөкер, без агымсуларга бай җирдә яшибез. Бездә җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Тәнгә сихәт, көч-кодрәт бирүче су, чишмәләр – яшәешебез чыганагы. Тән пакьлеге булганда гына җан сафлыгына ирешеп була. Моңа кадәр кылган гамәлләребезнең гөнаһлы якларыннан арыныйк та, чишмәләргә килик. Ни сөйли чишмә? Туктап тыңласак, һәр чишмәнең үз көе, йөрәк тибеше, үз догасы бар. Авылыбызны саклап, чишмәләребезне барлап, авылдашларны туплап яшәгәнегез өчен мең рәхмәт сезгә, авылдашлар!” – дип йомгаклады чараны бәйрәмне оештыручы Рәмзия Акмалова.

Гөлнур Хөрмәева-Шәмсиева.

Тат. Бүләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев