Мөслим башлангыч мәктәбе укытучысы һәм укучылары – 53 елдан соң очрашу
Безгә язалар

Мөслим башлангыч мәктәбе укытучысы һәм укучылары – 53 елдан соң очрашу

“Вакыт уза, аккан сулар кебек,” – дигән сүзләр бик дөрес икән ул!

Мөслим урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары. 1974 ел.
Мөслим урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары. 1974 ел. 

Беренче укучылар һәм укытучы — ярты гасырдан соң

Укучыларымның Мөслим башлангыч мәктәбен тәмамлавына да инде ярты гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Укучыларым хәзер барысы да лаеклы ялда. Алар минем Мөслим мәктәбендәге беренче укучыларым булса, мин – аларның беренче укытучылары.

“Вакыт уза, аккан сулар кебек,” – дигән сүзләр бик дөрес икән ул! Укучыларым урта мәктәпне тәмамлагач, төрлесе төрле якларга таралды. Күпчелеге үзләре сайлаган һөнәр буенча махсус урта белем алып, үз эшләрен яратып башкарды. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар: Гөлнара – тәрбияче, Фәридә – шәфкать туташы, Рамил – рәссам, Светлана озак еллар дәвамында тегүче булды. Һәрберсе – үз эшенең остасы, алыштыргысыз хезмәт кешеләре булдылар. Араларында хезмәт алдынгылары да күп.


Хезмәт алдынгылары — Таһир һәм Әлфинур

Таһир – эретеп ябыштыручы. Ул күптармаклы уку-укыту үзәгендә белем алып, 36 ел дәвамында алдынгы булып хезмәт куйды. Беренчеләрдән булып 55 яшендә (эретеп ябыштыручыларга шулай тиеш икән) лаеклы ялга чыкты.

Әлфинур Гыйльметдинова үзе яратып сайлаган һөнәре буенча эшләде. Ул – укытучы, сәнгать мәктәбендә 36 ел эшләү дәверендә балаларга сәнгать тәрбиясе бирде. Күпме укучыларны гитара уйнарга өйрәтте, баянчылар әзерләде. Укучылары әле һаман да Әлфинур апаларын сагынып искә алалар, хөрмәт итәләр. “Ул һәрвакыт таләпчән, гади, безнең белән яхшы мөгамәләдә булды. Аның дәресләрен һәрчак көтеп алдык. Ул тыныч кына дәресен башлый, без йотлыгып тыңлыйбыз,” – дип рәхмәтләрен җиткерәләр.


Пионер сафларына керү — онытылмас истәлек

Һәр чорның сагынып сөйләрлек вакыйгалары, онытылмас истәлекләре була. Шуларның берсе, күңелебез түрендә сакланып йөргәне пионер сафларына керү булды. Советлар Союзы чорында совет яшьләренең һәрберсе өчен изге дә, кадерле дә булган октябрят, пионер, комсомол оешмалары эшләп килде. Укучыларым шул чорларда укыды. Балаларның бу оешмаларга керүе зур бәхет санала иде. 3 класста укыганда, бергәләп пионер законнарын өйрәндек. В.И. Ленин туган көнне – 22 апрельдә пионер сафларына кабул ителдек. Һәр бала берәм-берәм тантаналы вәгъдә биреп пионерга керде. Һәрберсенең йөзләрендә шатлык балкый, муеннарында – кызыл галстук. Тантаналы вәгъдә биреп пионер сафларына кергәнсең икән, син чын дус булырга, үзең өчен генә түгел, илең өчен дә яшәргә тиешсең. Әйе, балаларыбыз ул елларда шул оешмаларда тәрбияләнеп үстеләр. Ул мизгелләр җуелмас булып бүген дә күз алдына килеп баса.


«Карина» кафесында очрашу — ярты гасырдан соң күрешү

Очрашуыбыз “Карина” кафесында бик күңелле үтте. Кафе матур, чиста, анда килүчеләргә уңай шартлар тудырылган. Кафеның хуҗасы Зәмирә Гыйльфановага һәм аның коллективында эшләүче пешекчеләргә рәхмәт! Безне тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Кафега алдан ук килеп, укучыларым мине чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Күрештек, кочаклаштык! Дулкынландык, сөендек-куандык. Бик рәхәт булды! Балалык һәм яшьлек елларыбыздагы мизгелләрне кичердек, истәлек-хатирәләребезне яңарттык. Ярты гасыр (53 ел!) элек узган матур вакыйгаларга, онытылмаслык булып истә калган чорларга кайтып килдек. Укучыларым кызыклы вакытларны исләренә төшереп, рәхәтләнеп көлештек, матур әңгәмә кордык.


Дәрестән соң өйгә алып кайту — җылы истәлекләр

Элек укуда авыррак баручыларны дәрестән соң укытучы алып кала иде. Аларга ярдәм итеп, өйрәтеп, укытып, өенә кайтарып җибәрә. Шул вакытларны Таһир көлә-көлә искә төшерде. “Бер көнне Фәнисә апа безне, дүрт-биш укучыны, дәрестән соң өенә алып кайтып китте. Анда мин дә бар идем. Башта безне конфетлар белән чәй эчерде, аннан һәрберебезне укытты. Соңыннан өйләребезгә озатты. Ул тәмле конфетлар белән чәй эчү әле бүген дә рәхәт булып күңелем түрендә саклана минем”, – дип сөйләде ул.

Кызлар да сүзгә кушылды. “Ә безне Фәнисә апа өйләренә чигү чигәргә алып китте. 8 Март бәйрәмендә әниләребезгә чигүле кулъяулыклар бүләк итәсе идек. Хезмәт дәресендә чиктек. Кайберләребез җитешеп бетә алмады. Фәнисә апаларга барып, чигүләрне төгәлләдек. Әниләребезгә бүләкләребез әзер булды”, – диләр.

Рәхмәт һәм хушлашу — моңлы җыр

Мондый истәлекләрнең һәрберсе турында аерым яза китсәң, бик күп язарга булыр иде. Очрашуыбыз искиткеч күңелле булды!

Безне шулай бергә җыю өчен тырышып, башлап йөрүче Әлфинурга, Фәридәгә, Таһирга, Светланага һәм башкаларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ерак араларны якын итеп шәһәрләрдән кайтучы классташларга да рәхмәт! Ярый әле кайтканнар, бер күрешү – үзе бер гомер!

Хушлашыр алдыннан Гөлнара Бариева матур итеп моңлы җыр сузды. Бу моң йөрәкләребезгә үтеп кереп, күңел кылларыбызны кузгатты. Ул, очрашуның якты истәлеге булып, әле безнең күңелләребездә озак вакытлар сакланыр.


Укытучы хезмәте — эзсез калмаган

Укыту-тәрбия эшендә озак еллар эшләвем эзсез калмаган. Күпме егет һәм кыз олы тормыш юлына аяк басуын әйтүе дә кыен. Әмма укытучы кеше укучыларының барлык эш-гамәлләрен дә йөрәге аша уздыра: алар өчен борчыла һәм алар белән горурланып яши. Шуңа да мин укучыларымнан канәгать.

Фәнисә Гыйльметдинова, Татарстанның атказанган укытучысы.


Нет комментариев