Безгә язалар

Метрәй авылындагы Фаил чишмәсе

2022 елда туган авылым Метрәйдә чишмә ачкан идем. Якыннарыбыз белән бер фикергә килеп, аны Фаил чишмәсе дип атадык. Чишмәгә йөрүчеләр күп. Суы тәмле дип, Мөслимнән үк киләләр, бидоннар белән алып китәләр

Карап торсаң гына, чишмәләр халыкка озак еллар хезмәт итә. Чишмәгә менү юлларын төзәтергә, ныгытырга иде, дип уйлый башладым. Метрәй колхозының су башнясы җимерелү сәбәпле, фермер Илнур Ситдыйков ул корылманы сатып алып сүтә башлады. “Эх, бу ташлар чишмә баскычына бик ярар иде”, – дип хыяллана башладым. Сатып алу нияте белән Илнурдан сорарга булдым. Чишмә баскычын ясау өчен 32 данә таш сорадым. Илнур: “Чишмәгә булса, бушка бирәм”, – дигәч, күзләргә яшь тулды. Бар бит мәрхәмәтле кешеләр!

Шушы ташлардан чишмәгә баскыч ясадым. Бу эшемә сөенеп туя алмыйм! Илнурга да, мәрхәмәтле бала үстергән әтисе Вакыйфка да рәхмәт!

Яр Чаллы шәһәре лабароториясендә суның сыйфатын да тикшерттек. Эчәргә яраклы бик тәмле су дигән нәтиҗә килде. Алга таба да чишмәдән су алу, куллану юлын уңайлы итү өчен изге күңелле райондашларыбыз да әзрәк ярдәм күрсәтсә, ул вакытта чишмәбезнең дә гомере озын булыр иде. Алга таба чишмәдә ял итү урыны – беседка ясау, фонтан эшләү уе белән дә янып-көеп йөргән чакларым әле.

Фаил Баев. Мөслим.

Лилия Шәймиева фотолары.


Нет комментариев