Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Безгә язалар

Күңелләрдә саклыйк

Әткәебез Сабит Гарипов 1918 елның маенда Актаныш районының Байсар авылында туган

Әткәебез Сабит Гарипов 1918 елның маенда Актаныш районының Байсар авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул хәрби хезмәттә була. Әтиебез сугышның беренче көннәреннән үк утка керә. Кызганыч, әткәй исән вакытта аның сугыш турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңламаганбыз...

Әткәебезнең Сталинград өчен барган сугышларда катнашуы, каты яралануы турында сөйләгәннәре истә. “Яу кырында ятып калдым”, – дип уйлаган идем инде. Сул аягым тездән түбән тирегә генә эләгеп тора, үзем кан эчендә. Аллаһның рәхмәтедер, Гриша исемле хезмәттәшем, “Калдыр мине, үзең дә харап буласың”, – диюемә карамастан, әле сөйрәп, әле күтәреп, мине ут астыннан алып чыкты”, – дип сөйли иде ул. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр әтиебез хезмәттәшен хөрмәт белән искә алды. Без дә Гришага бик рәхмәтле идек, чөнки әткәебез, госпитальдә озак кына дәваланганнан соң, 1943 елда туган ягыбызга әйләнеп кайткан һәм әнкәебез белән гаилә корган. Әти-әниебез 7 бала тәрбияләп үстерделәр, барыбызга да диярлек югары белем бирделәр. Әткәй – безнең барыбызның да беренче укытучысы да әле!

II төркем сугыш инвалиды булуына карамастан, әт-

кәебез 40 елдан артык укытучы, мәктәп директоры булып эшләде. Аңа “Татарстанның атказанган укытучысы”, “Халык мәгарифе отличнигы” исемнәре бирелде. Ул җәмәгать эшләрендә актив катнашты, политукулар алып барды.

Әткәйнең һәм без балаларының уңышларында әнкәебез, тыл ветераны Мөсәвәрә Гарипованың роле гаять зур булды. Кечкенәдән ятим калып, 10-12 яшеннән ат жигеп колхозда эшләгән әнкәебез үтә сабыр холыклы, бик тырыш кеше иде. Мәктәптә күп еллар җыештыручы булып эшләде ул. Салкыннарда, балаларга ис тия күрмәсен дип, иртәнге төнге икедә, өчтә мәктәпкә мичкә ягарга кереп китә иде. Утын әзер-ләү дә күпчелек аның өстендә булган. “Балалар кечкенә вакытта утынны аркылы пычкы белән берүзем кискән вакытлар күп булды”, – дип сөйли иде әнкәй. Әлбәттә, үсә төшкәч, без ярдәм иттек. Яз-көз айларында, әнигә булышу өчен, баскычтан кара балчыкны кыра-кыра юганымны бик яхшы хәтерлим.

Лаеклы ялга чыккач, хөкүмәтебез әткәйне зурлап, “Запорожец” машинасы бирде. Без балалары әтине Себер якларына алып килгәч, бер бүлмәле фатир бирделәр. “Ветеран” кибетеннән аңа ул вакытта һәр кибеттә дә булмаган азык-төлек бирәләр иде. Балалары хөрмәтендә яшәсәләр дә, әткәй белән әнкәй мондый ихтирамга һәм игътибарга бик рәхмәтле булдылар. 

Рәйсә Гарипова-Харисова.

Әлмәт шәһәре.

Фото – Рәйсә Гарипова-Харисованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев