Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Игелек һәм батырлык

Күңелем янәшә куйган бу ике сүзне бер-берсенә бәйләгән тугандаш хисләр үрнәге Рүзәл Минһаҗевнең күркәм гамәлләре турында сөйлисем килә

Республика күләмендә билгеле шәхес ул. Мин аны ике канатлы кеше итеп күрәм. Шуңа да игелекләр гөмбәзен киң колач белән иңли ул. Аның бер канаты эшмәкәрлеккә хезмәт итә: төсле калайлардан бизәкле тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары, капка-коймалар ясый ул. Кирәксә, калайдан төймә дә уя инде! Икенче канатында исә блогерлык үсеш алган. Ә җанында шагыйрьлек тамыр җәйгән. Болардан тыш, Рүзәл абый “Игелеккә – бер адым” хәрәкәте җитәкчесе, “Гөлгә күмик дөньясын” дип аталган проектны (чишмәләрне чистарту, югала барганнарын тергезү) гамәлгә ашыручы да әле. Рүзәл абыйны тагын да хөрмәтле иткән бер сыйфаты бар – ватанпәрвәрлек. Кендек каны тамган җирен, үскән нигезен, яшәгән илен, үз иленең халкын ярата, махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләр өчен җан ата. Рүзәл абыйның һәр игелеге батырлык нигезенә какшамас ныклык түши.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 27 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев