Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яз ялкаулар чоры түгел

Язның җылы көннәрен яратам мин. Ял көннәрендә иртән тәрәзәгә карагач, кояш яктылыгыннан күңелләр “эри”, кәеф күтәрелә. Йокы да кача, тизрәк урамга чыгасы килә башлый.

Болытлы моңсу көннәрдә йокыдан торырга кыен. Боргаланасың, уйланып яткан буласың. Андый көнне башка юньле уй да килми бит әле. Ә менә кояш елмаеп караса... Ул чакта уйланырга да вакыт булмый. Шулай да кайбер кешеләр кояш көлгәндә дә иркәләнеп юрган астында яткан була. 
Май ае аеруча матур. Якты җылы төсләрдән балкучы, сайрар кошлары белән мактаулы, дөньяны матур чәчәкләргә күмүче май! Майда төннәр дә җылы. Ул агачларның, кәләшне хәтерләтеп, ап-ак чәчәкләргә төренүе!.. Сөйләп, аңлатып бетерә алмаслык могҗиза тудыра май! Табигать үзе бер сәнгать дөньясын хәтерләтә. Җырчыларны моңланырга, көй язучыларны моңа кадәр беркем ишетмәгән җырлар тудырырга, рәссамнарны хисләнергә, картиналар язарга илһамландыра. Ак болытлар кебек күпереп торган шомырт агачлары тирә-юньгә хуш ис тарата, сирень куаклары күңелләрне дәртләндерә. 
Бик матур булып килде шул быел яз! Тиз генә карлар да эреде, бозы да иртә китте. Тик быел яз ашыга кебек: эссе һава, җылы җил, җиһан чәчәк ата. Бераз гаҗәпләнсәм дә, башкарасы эшләр күп, җиң сызганып тотынырга кирәк. Яз яукаулар чоры түгел. Яңа дәрт, яңа көч белән алга, дуслар, алга!
Ислам Хәсәнов.
Вәрәшбаш авылы.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев