Яхшы кешеләр күп ул
Бер хатта берничә фикерне яздым, чөнки вакыт табып булмый, төрле сәбәпләр чыгып тора. Көне дә кыска, эш тә күп, ә кичкә арыта. Ни әйтсәң дә яшь бар бит: 83 тулды!
Безнең Крәш. Шуран авыл җирлегенә караучы Тат. Шуран авылыннан бер хуҗалыкны Мөслим районы аучылык оешмасы җитәкчесе Владимир Муринов сатып алды.
Ул йорт-ихатага якын да килмәле түгел иде, чөнки йорт хуҗасы хуҗалыгында тәртип сакламады. Аның бакчасын, ихатасын төрле чүп үләннәре, агач үсентеләре баскан иде. Ә Владимир җәйдән алып көзгә кадәр гаиләсе белән шушы ихатада эшләде, аны тәртипкә китерде, яңа койма белән әйләндереп алды. Хәзер бу ишегалды чистарып, яктырып калды. Алай гына да түгел, куе урман кебек үскән чаган агачларын бер ай дәвамында кисеп, аударып, аларны турап, утынын кешеләргә биреп, ботакларын, чүп-чарын машинасына төяп чүплеккә ташыды. Владимир Муриновка һәм аның гаиләсенә авыл кешеләре бик рәхмәтле! Ул безнең авыл кешеләренә чын үрнәк күрсәтте. Рәхмәт, Владимир Муринов, булдырдың!
Крәш. Шуран авылында шәхси кибет сатучысы Эльза Закировага да без бик рәхмәтле! Ул көн саен Мөслимнән үз машинасы белән төрле товарлар алып килә. Кибеттә авыл халкы өчен кирәкле бөтен төр товарлар да бар. Сорап килгән әйбер булмаса, икенче килгәндә алып килә. Без аның эшеннән бик канәгать.
Мөслим поликлиникасында озак еллар тешләр алучы һәм куючы югары категорияле теш табибы Рәшит Хантимеров халыкка хезмәт күрсәтә. Безнең авыл кешеләре аңа бик рәхмәтле. Рәшиткә теш куйдырган кешеләр аны мактап искә ала. Мин дә тешләрне Рәшиткә алдырдым, кулы җиңел булды: бик авыртмады. Рәшит Талипович янында эшләүче шәфкать туташларына да рәхмәт!
Элек теш табибы булып эшләгән Рафис Хәбибуллинны да еш искә алам. Ул да кешелекле, бик яхшы табиб иде. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Бер хатта берничә фикерне яздым, чөнки вакыт табып булмый, төрле сәбәпләр чыгып тора. Көне дә кыска, эш тә күп, ә кичкә арыта. Ни әйтсәң дә яшь бар бит: 83 тулды!
Зариф Гарифуллин. Тат. Шуран авылы.
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев