Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Фәнис Корбангалиев: туган җир өчен борчылу

Ярый әле авылда су һәм газ бар, урамнар якты, каты көнкүреш калдыкларын җыялар

Мин – беренчеләрдән булып шәхси эшмәкәр булып эшли башлаган кеше. Бу эшнең авырлыгы шунда: ел буе бер генә көн дә ялы да, бәйрәме дә, “больничные” да юк. Лаеклы ялга чыкканда да минималь пенсия белән чыгарга туры килә эшмәкәрләргә. Халык, гадәттә, шәхси эшмәкәрләргә шикләнеп карый, аларның акчасы күп, байлыгы буа буарлык, дип фикер йөртә.

Бүген район үзәгендә генә дә йөзләгән эшмәкәр, фермер исәпләнә. Үз эшләрен теркәлмичә алып баручылар да байтак. Һәркем гаиләсен туендыру, яхшы шартларда яшәтү өчен үзенчә тырыша, чөнки безнең Мөслимдә завод-фабрикалар да, башка җитештерү предприятиеләре дә юк. Югыйсә күпме яшьләр авылда калып, үз йорт-җирен булдырып, терлеген үстереп яшәргә хыяллана. Шунысы бар: бәяләр бик кыйммәтләнде. Йорт-җир җиткерәм дисәң, төзелеш материаллары кыйммәт тора. Яхшы хезмәт хакы булмаса, йорт түгел, мунча да җиткерә алмыйсың. Шуңа җирлектә югары хезмәт хаклары булган оешмаларның булуы мөһим.

Бүген бәләкәй генә Катмыш авылында гына да сатуга куелган берничә йорт исәпләнә. Кибет бинасы да сатып алучысын көтә. Авылыбызның юлы көннән-көн начарлана. Язгы-көзге чорда яуган яңгырлар нәтиҗәсендә юлда чокырлар барлыкка килә. Инде берничә ел авылыбызга асфальт юл салу хакында мөрәҗәгать итәбез, әмма әлегә кадәр уңай җавап ишеткән юк. Шунысы яхшы: ярый әле авылда су бар, каты көнкүреш калдыкларын җыялар, урамнарда утлар яна. Авыл халкын газ һәм электр белән өзеклекләрсез тәэмин итүче бу оешмаларга рәхмәттән башка сүз юк.

Мөслимдә туып-үскән, туган туфрагында җырларга өйрәнгән егет-кызларыбыз байтак. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз! Элек безнең горурлыгыбыз булган Гаяз Авзалов бар иде. Үзәкләрне өзеп Мөслим турында җыр суза иде ул. Халидә Уразаеваның, Асия апаның җырларын да тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде. Нигә бүгенге җырчылар Мөслим хакында җырламый микән? Гел яңа, заманча җырлар гына башкарырга димәгән бит. Җырларның күбесенең ни моңы, ни сүзе дигәндәй. Безнең кебек өлкәннәргә элекке җырларны тыңлау бик кирәк. Элекке җырларны радиотапшырулар вакытында да яңгыратсалар яхшы булыр иде. Алар халык күңеленә кереп калган, күңел хисләрен, хатирәләрен яңарта. Халык җырлары мәңгелек!

Мөслимебездә туып-үсеп, Казанга киткән җырчы егет-кызларга да концертларда туган яклары, Мөслим хакында җырларга кирәк.

Без үскәндә телефоннар юк иде. Ул чорда телефоннар булса, бәлки, без дә бүгенге яшьләр кебек шуның белән яшәр идек. Телефон булмаганга үкенмим, киресенчә, шатланам гына. Безнең балачак урамда узды. Җәй җитсә, футбол тибеп, Ыкта су кереп, кыш җитсә, хоккей уйнап, чана-чаңгы шуып үткәрдек көннәрне. Шуңа да, бәлки, күбебез армия сафларында хезмәт итте, тормышта үз урынын таба алды. Ә бүгенге яшьләр, бала-чага, хәтта өлкәннәрнең дә күбесе вакытын телефонда үткәрә. Берәр йомышың төшеп янына килсәң, иң элек кешене телефоныннан аерырга кирәк. Телефондагы “мөһим вакыйга”дан айныгач кына җавап бирә алырлык хәлгә киләләр.

Миңа 78 яшь. Мин әле бүген дә чаңгы шуам, җәяү йөрим, иртәләрен физик күнегүләр ясыйм, мәчеткә намазга барам. Бүген Мөслимдә нинди генә спорт корылмалары, махсус мәйданчыклар юк! Шундый яхшы спорткомплекс эшләп килә! Спорт корылмаларына йөреп, сәламәтлекне ныгытырга, яхшыртырга була. Районыбыз яшьләре спорт белән күбрәк шөгыльләнсен, спорт мәйданчыкларында ешрак шөгыльләнсен иде. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр. Спорт белән шөгыльләнгән егетләргә хәрби хезмәттә дә җиңел булачак.

Фәнис Корбангалиев.

Катмыш авылы.

Язилә Мәгалимова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев