Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Болгар җыенына бардык

19 майда зур масштаблы тантаналы традицион вакыйга – Болгар җыены булды. Бәйрәм “Россия – Ислам дөньясы: KaзанФорум” халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында оештырылды.

Җыен ел саен бөтен Россиядән һәм чит төбәкләрдән меңләгән кунаклар җыя. Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган бәйрәмгә быел 20 меңнән артык кеше килгән иде. Чарада катнашучылар өчен киң колачлы программа тәкъдим ителде. Бәйрәм кысаларында хаҗга ике кешелек өч юллама уйнатылды. Җәмәгать белән укылган тәүбә намазы, тынычлык, иминлек сорап кылган догалар кабуллыкларына ирешеп, Раббыбыз һәрбарчабызга имин тормыш, сәламәтлек, бәрәкәтле гомер насыйп итсен!

Без, Мөслимнән Болгарга барган 50 кешелек делегация, җыен программасында каралган барлык чараларда да катнашып, тарихи вакыйгаларны хәтердә яңарттык, андагы үзгә бер рәхәтлекне тойдык, илебезнең төрле якларыннан килгән мөселман кардәшләр белән очраштык. Җыенга бару мөмкинлеген тудырган, төшке аш белән сыйлаган район хакимиятенә, Мөслим мөхтәсибәтенә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Илүсә Исламова. Баланлы авылы.

Фото – район хакимияте матбугат үзәгеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев