Беркадәр тарих
Миңнулла Абдуллин, Краснояр авылы имамы
Мөслимнең йөзек кашы һәм символына әүерелгән Җәмигъ мәчетенең адресы Днепров урамы икәнен күргәч, аның кем икәнлеген кешеләрдән сораштырдым, әммә 1919 елда районыбызның Островка авылында туып үскән Советлар Союзы герое, капитан Петр Днепров (Поганкин) турында күпләрнең хәбәрдәр булмавы ачыкланды.
Мәктәпләрдә тәрбия дәресләрендә бәлки геройлар турында мәгълүматлар бирелә торгандыр, әммә районүзәк урамнарында андый мәгълүматлар җитәрлек түгел. Бу җәһәттән күрше Оренбург өлкәсендә һәрбер районга килеп керүчене, бу районда нинди күренекле шәхесләр туып үскәне һәм яшәгәне турында банер яки постаментлар каршы ала.
“Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары” дигән китабым басылып чыккач аның белән православие динен тотучы якташларыбызның да танышып, алар үзләре турында да мәгълүматлар китерелмәвенә канәгатсезлекләрен ишеттерделәр. Әлеге якташларыбыз мине гафу итә күрсеннәр, китап яза башлаганда ук минем максатым фәкать имамнар турында гына язу иде шул.
Әлбәттә, мәгълүматлар эзләгәндә архив документларында православие динен тотучы якташларыбыз турында да мәгълүматларны күреп уза идем һәм репрессиягә тарыган Усы, Ольгино, Шуран һәм Шуган авыллары якташларыбыз өчен дә җаным әрни иде. Шулай да менә бер мәгълүматны язып та алганмын икән, ул да булса Минзәлә контоны, Мөслим волостындагы православный авылларда яшәүчеләр саны (мәгълүматлар 1929 елның 1 февраль – 10 март айларына күрсәтелгән):
Ольгино – 399 кеше,
Яңа Усы – 520 кеше (крәшеннәр),
Яңа Усы – 410 кеше (урыслар),
Ясная Поляна – 78 кеше,
Рассвет – 108 кеше,
Шуган – 1692 кеше,
Егоровка – 515 кеше,
Покровка – 67 кеше,
Вешнёвка – 9 кеше,
Смыловка – 120 кеше,
Александровка – 46 кеше,
Удобновка – 262 кеше һәм Советлар Союзы герое Петр Поганкинның (яңадан фамилиясен Днепровка алыштыра, Киев шәһәрендә яшәп, 1974 елда вафат була) туган авылы Островкада – 179 кеше яшәгән.
Кызганыч, районыбыз буенча күпме авыллар юкка чыккан.
Миңнулла Абдуллин.
Краснояр авылы имамы.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев