Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Балалар иҗаты

Миләүшә Хасанова «Мөслим-информ» белән актив хезмәттәшлек итә. Ул укучыларында да иҗатка мәхәббәт тәрбияли

Мөслим гимназиясенең 1в сыйныфы укучылары яза.

Уйный-уйный ял иттек.

Әле кайчан гына беренче тапкыр мәктәпкә дип укырга килдек. Сизми дә калдык, Яңа ел да җитте. Каникуллар да үтте. Янәдән укулар башланды. Без инде хәзер зур. Укый да, яза да беләбез. Менә кышкы каникул турында сезгә дә сөйлим әле. Башта бик күңелле булмады, чөнки бик югары температура белән авырып яттым. Мин терелгәч, гаиләбез белән Яр Чаллы шәһәренә бардык. Кинотеатрда булдык. Кич белән шәһәрнең Үзәк чыршысын карадык. Бик матур һәм күңелле ял итеп кайттык.

Сөләйманова Ралина

 

Кышкы каникулларны мин бик көтеп алдым. Чөнки мин беләм, 31 нче декабрь көнне Кыш бабай килә. Без матур итеп чыршы бизәдек, өстәл әзерләдек. Кыш бабай чыннан да бик күп бүләкләр алып килде. Апама да, сеңлемә дә, миңа да бирде.

Каникуллар бик кызык узды. Рәхәтләнеп ял иттек. Сыйныф белән кинотеатрга бардык. Урамда уйнадык. Без әни белән көн саен Кояшлы Ык паркына чаңгы шудык. Анда бик рәхәт.

Хәзер укулар башланды. Без көн саен өр-яңа хәрефләр өйрәнәбез, саныйбыз.

Айзатуллова Айсылу

 

Бик озак көткән Яңа ел бәйрәме килде дә, узып та китте. Менә ял итеп яңа көчләр җыеп мәктәпкә килдек. Мәктәптә рәхәт, дуслар күп. Дәрестә яңа сүзләр өйрәнәбез, мәсьәләләр чишәбез. Төрле әйберләр ясыйбыз. Иң кызыгы шул, физкультура дәресендә җыелышып чаңгыга чыгабыз. Безнең белән укытучы апабыз да шуа. Әле без юньләп йөри белмибез, егылабыз, торабыз, йөреп китәбез дә, тагын барып төшәбез. Ләкин безнең барыбызга да чаңгыда шуу нык ошый.

Фазлиева Әминә

 

Яңа ел бәйрәмен без гаилә белән өйдә уздырдык. Кыш бабай биргән бүләкләрне карадык. Тәмле ризыклар ашадык. Урамга чыршы янына бардык. Икенче көнне Башкортстанга әби белән бабай янына кунакка кайттык. Анда шундый рәхәт булды. Урамда уйнадык, чана шудык. Өйгә кайткач та, тик ятмадык. Дустымның туган көненә бардым, бик күңелле булды. Санаулы көннәр бик тиз узып киттеләр. Без инде хәзер тырыша-тырыша укый башладык. Мәктәптә бигрәк тә күңелле.

Сәлимова Раушания

 

Озак яллар башланды. Өйдә торасы да килми. Без җыендык та, Әлмәт шәһәренә әбиләргә кунакка киттек. Авылга барып карт әбине дә күреп, мунча кереп кайттык. Икенче сәяхәтебез Казан шәһәре булды. Анда да рәхәтләнеп ял иттек. Озак яллар бик кыска кебек тоелды.

Сәлимов Шамил

 

Кышкы каникулда нык итеп ял иттем. Рәхәтләнеп чана шудым, саф һавада йөрдем, дуслар белән уйнадым. Кызыклы мультфильмнар карадым. 7 нче гыйнвар туган көнемне уздырдык. Күп итеп бүләкләр алдым. Сыйныф белән кинотеатрга барып “Чебурашка” фильмын карадык. Ял итеп тә туймадык, укырга барыр вакыт җитте. Мәктәптә дә рәхәт, ләкин яллларны сагып көтеп алам.

Туктагулов Рамил

 

7 нче гыйнвар – Раштуа бәйрәме. Бу көнне без гаилә бүләкләр бирешәбез. Әти белән әни бүләккә апам Әминәгә бисер-төймәләр, ә миңа эпоксид сумала бирделәр. Без алар белән бик матур алкалар, төймәләр, беләзекләр ясадык.

Галимова Зарина

 

Фото – ясалма фәһем

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев