Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

“Бабай утары”нда кунакта

3 июлендә Мөслимебездә узган XXI Бөтенроссия авыл Сабан туена, ялгышмасам, 40лап регионнан кунаклар килгән иде

Исеменнән үк күренчә, кунакларны районыбыз авылларының тормышы да кызыксындыра бит. Безнең Әмәкәй авылында ут-күршебез Камил Батыршин гаиләсендә Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе башлыгы, Татарстанның атказанган артисты, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнир Галимов җитәкчелегендәге мәртәбәле кунаклар кунды. Фәнир абый Туймазы районының Төмәнәк авылы янында “Бабай утары” этнографик музеен оештыруы турында сөйләп, кызыктырып, кунакка чакырган иде. Ничә елдан соң шушы музейны барып күрү бәхетенә ирештек бит.

XVII гасырда Мөслим районы территориясеннән 7-8 гаилә килеп нигез салган Төмәнәк авылына. Хәзер анда 1300ләп кеше яши икән. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Йортлары матур, төзек, урамнары тигез. Мал-туар асрап яшиләр икән, көтү йөргәне дә күренә. Безнекеләр башкача булмас! Авылдан ерак түгел, ылыслы агачлык итәгендәге күл буенда икән “Бабай утары”. Шул тикле саф һава, тынычлык һәм ике яклап тезелеп киткән татар халык әкиятләре персонажлары каршы алды безне. Алар берсеннән берсе оста итеп ясалган, яннарыннан һич китәсе килми! Күбебез анда оныкларын да алып барды бит, алар мөкиббән китте инде!

Утарда XVI-XXI гасырлардагы татар авыллары тормышының эволюциясе күрсәтелгән. Һәр чорның көнкүреш кирәк-яраклары, бик күп материаллар тупланган. Аларны күргәч, күздән яшьләр килде. Әти-әниле ваемсыз балачакка кайттык. Ярма яргыч, бизмән, май язгыч, керосин лампасы, кисәү агачлары – балачак хатирәләре. Тегермәннәр, кара мунча, ат җигү дирбияләре, сукалар һ.б. Кечкенә балалар йортларның эченә бер кереп, бер чыгып: “Шушы кечкенә генә өйдә ничек гаилә белән яшәргә мөмкин?!” – дип аптырадылар. Күлдә йөзүче аккошлар, үрдәкләр, фазаннар... Тавис кошына кадәр бар!

Фәнир абый Туймазы районы укучылары өчен җәйге каникул чорында музей территориясендә лагерь оештыруын да сөйләгән иде. Беренче сменада 30 бала ял итә. Безнең яшь күңелле “Сүнмәс дәрт” ансамбле артистлары балаларга җырларын бүләк итте. Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм Фәнис Абдуллин төрле уен коралларында уйнап, лагерь аланын моңга күмде. Шунысына исем китте: ник бер баланың кулында телефон булсын! Һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, алкышларга күмде сабыйлар. Соңыннан чыгыш ясаучы кунаклар белән бергәләп татарча бию күңелләренә бигрәк тә хуш килде!

Ашханә – үзе бер могҗиза. Сап-сары бүрәнәдән эшләнгән, татарча бизәлгән бинада ачык йөзле, кунакчыл кызлар кунак сыйлары белән сыйлады.

Мөслим күпере ябылу сәбәпле, әйләнеч юлдан озак кайтсак та, без бик шат идек. Шушы сәяхәтне оештыручыларга һәм автобус шофёры Ринаска барлык сәяхәтчеләр исеменнән зур рәхмәт!

Виктория Газетдинова. Әмәкәй авылы.

Фото – Эльмира Тимергалиеваның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев