Альберт Оленин: Яңа Усыдан Чаллыга — КамАЗ төзелешенә гомерен багышлаган шәхес
Альберт Оленин 1939нчы елның 1 декабрендә Мөслим районының иң матур авылында – Яңа Усыда дөньяга килгән
Мөслимлеләр аны үзләренеке дип саный, ә чаллылылар моның белән килешми. “Чаллы кешесе ул, бөтен барлыгы белән Чаллыныкы! КамАЗ төзелешенең беренче көннәреннән үк шәһәребезгә хезмәт итте”, – диләр. Альберт Оленин үзе ике як белән дә килешә. Яңа Усы авылында туып, туган җир җылысын тоеп үскән, тормыш дигән олы дәрьяга кыю гына кереп киткән ул. Хәер, кешенең кайдан булуы ул кадәр мөһим дә түгел, бугай. Ничек яшәгән? Нинди эзләр калдырган? Иң әһәмиятлесе шул бит. Альберт Николаевичны белгән һәр кеше: “Матур яшәде, матур эшләр калдырды”, – дип әйтә ала.
Альберт Оленин 1939нчы елның 1 декабрендә Мөслим районының иң матур авылында – Яңа Усыда дөньяга килгән. 1946 елда авыл мәктәбенә укырга керә. 1953 елда 8 сыйныфка Мөслим урта мәктәбенә күчә. Бу елларны ул комсомол члены булган, җәмәгать эшләрен башкарган, спорт белән актив шөгылләнгән. Чаңгы ярышларында район чемпионы булган. Соңрак Альберт абый, бухгалтерлар мәктәбен тәмамлап, авылда баш бухгалтер булып эшли. Сугыштан соңгы елларда авыл халкының хәле бик авыр була. Өй түбәләре саламнан, коймалар бик иске. Альберт Николаевич, колхоз председателе Александр Кузьмич белән берлектә, авыл өчен “пилорама” эшләтеп җибәрергә уйлыйлар. А. Оленин Казанга барып, авыл хуҗалыгы министры Сибгатуллин белән очрашып, авылыбызга “пилорама” кайтарталар. Шул вакыттан башлап авыл гөрли башлый. Салам түбәләр әкренләп – шиферга, читәннәр такта коймаларга алыштырыла.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 2 октябрь саныннан укыгыз.
Елизавета Митюшкина,
Яңа Усы мәктәбе укытучысы.
Нет комментариев