Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр
Чарадан соң барлык катнашучылар, тамашачылар тәмле коймак белән сыйландылар.
27 март көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен табигать уяну бәйрәме булып узды.
Нәүрүз бәйрәменең тамырлары тирән. Язгы көн белән төн тигезләшү көненә туры килгән бу бәйрәм җирнең, табигатьнең уянуын, яз килүен һәм яңа ел килүен символлаштыра. Бәйрәмгә «Нәүрүзбикә»нең хуҗабикәсе чакырылган иде. Бәйрәмдә катнашучылар аның белән җырлар җырладылар, биеделәр, төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар.
Чарадан соң барлык катнашучылар, тамашачылар тәмле коймак белән сыйландылар. Һәркем дәрт, күңел җылысы, язгы кәеф алды.
Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев