Күңелле стартларның сайлап алу этаплары узды
Чара Халыкара балаларны яклау көненә һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.
13 май көнне "Яшьлек" спорт мәктәбе тренерлары Мөслим авылы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең әзерлек төркемнәренә йөрүче балалары арасында “Балалар бакчасындагы олимпиадачылар” дип аталган күңелле стартларның сайлап алу этаплары уздырды.
Чара Халыкара балаларны яклау көненә һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.
"Сайлап алу этапларында “Миләшкәй”, “Карлыгач”, “Кояшкай”, “Ләйсән” һәм “Күбәләк” балалар бакчаларының әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче барлык балалар катнашты. Балалар зур теләк белән чыгыш ясадылар һәм яхшы физик әзерлек күрсәттеләр.
Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча балалар бакчалары командалары формалаштырыла, алар 1 июнь көнне “Яшьлек” универсаль спорт залында узачак финал ярышларында катнашачак", - дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән.
Фотолар - спорт мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев